Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдарларны үз юләрлегегез белән баетмагыз!

Соңгысында зыян күрүче картасындагы 90 мең сум акчасыннан колак каккан.

Соңгы ике көндә мошенниклар Мөслимне “штурмга” алды, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев. Бүлекккә зыян күргән дүрт райондашыбыздан гаризалар кергән. Соңгысында зыян күрүче картасындагы 90 мең сум акчасыннан колак каккан. Мошенниклар, гадәттә, үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштыралар һәм “сезнең исемгә кредит рәсмиләштергәннәр” яисә “сезгә тотылган акчаларыгыздан процент кайтаралар” кебек шушындый һәм тагын бик күп сәбәпләр табып, карта номерларын сорыйлар. Шуны онытмагыз: банк хезмәткәрләре сездән беркайчан да карта номерларын сорамый! Карта номерларын сораучы – мошенник! Алдарларны үз юләрлегегез белән баетмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X