Мөслим-информ

Алданмагыз!

Тагын ике райондашыбыз алдарларның корбаны булды.

Мошенниклар йокламый. Алар әледән-әле кешеләрнең ышанычыннан файдаланып акча эшли. Тагын ике райондашыбыз алдарларның корбаны булды. Берсенең картасыннан - 300 мең сум, икенчесенең банк картасыннан бер миллион 200 мең сум акчасын салдырып алганнар. "Мошенниклар хәзер үзләрен банк эшчесе дип кенә түгел, ә район эчке эшләр бүлеге, прокуратура, суд һәм башка җаваплы орган хезмәткәрләре итеп тә таныштыра. Алданмагыз! Бер кеше дә сезнең банк картасы номерларын белергә тиеш түгел", - дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: