Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан түләгән акча кайтарыламы?

Газета укучыбызның әлеге соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә.

– “Корпоратив”ка барырга ризалык биреп, аның тулы бәясен түләгән кеше авырып китә һәм бара алмый кала. Аңа акчасын кайтарырга тиешләрме? 
Д. Маннанов. 
Мөслим. 
Газета укучыбызның әлеге соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә: 
– Сораудан акчаның кемгә тапшырылганы аңлашылмый. “Корпоратив” оештырган коллективкамы яисә кафегамы (ресторан)? Акча кафега (ресторанга) тапшырылган очракта җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү өлкәсендәге мөнәсәбәтләр (Сез – кулланучы, кафе (ресторан) – башкаручы) РФ Гражданлык кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы белән көйләнә. Законның 32 маддәсендә каралганча, башкаручының әлеге килешүдәге йөкләмәләрне үтәү белән бәйле факттагы чыгымнары түләнсә, кулланучы теләсә кайсы вакытта килешүдән баш тартырга хокуклы. Әмма кафега (ресторанга) алдан түләнгән сумма задатка булса, РФ ГКның 380 маддәсе нигезендә төп йөкләмәне үтәмәүдә задатка бирүче гаепле һәм задатка аны алучыда кала. Килешү задатка алучы гаебе белән үтәлмәгән очракта, алучы задатканы икеләтә күләмдә кайтарырга бурычлы. Ягъни, йөкләмәне үтәмәүче як задатка суммасын югалта. 
Акчаны тапшырганда яклар бу суммага нинди эшләр башкарылачагын аңлаган (рәсмиләштергән) очракта гына бу сумма задатка дип исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X