Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдагы тәүлекләрдә синоптиклар җәйнең иң кызу көннәрен фаразлый

Көндез иң югары температура +28..+33 градус булырга мөмкин, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә, ягъни 30 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, әмма көндезен һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булу ихтималы бар. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан,...

Көндез иң югары температура +28..+33 градус булырга мөмкин, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә, ягъни 30 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, әмма көндезен һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булу ихтималы бар. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан, яшен вакытында көчәючән - тизлеге секундына 18 метрга чаклы җитә. Төнлә иң түбән һава температурасы +17..+22 булса, көндез иң югары температура +28..+33, дип белдерә синоптиклар. 31 июль, дүшәмбе дә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез күп кенә районнарда яңгыр көтелә, төнлә дә урыны белән явым-төшем булырга мөмкин. Синоптиклар яшен һәм боз явуны да фаразлый. Җил көньяк-көнчыгыштан, кыска вакыт аралыгында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә иң минималь һава температурасы +17..+22, ә көндез көн +25..+30 градуска кадәр җылыначак. Сүз уңаеннан, бүген, 29 июльдә, Мәскәүдә быелгы җәйнең иң кызу көне булачак. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы, "Фобос" һава торышы үзәгенә сылтама биреп язып чыккан. Белгечләр хәбәр иткәнчә, көндез һава температурасы 32 градуска кадәр җылыначак. Әлегә быелның температура рекорды пәнҗешәмбе, 27 июльдә теркәлгән. Бу көнне максималь температура 29,1 градус җылыны тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев