Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдагы берничә елда кайсы районнарда сөт комплекслары төзеләчәге мәгълүм булды (исемлек)

Быел Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 260 млрд сумга җитәргә мөмкин. (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 260 млрд сумга җитәргә мөмкин. Узган ел белән чагыштырганнда, бу 5,1 процентка артыграк дигән сүз. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли...

Быел Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 260 млрд сумга җитәргә мөмкин.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 260 млрд сумга җитәргә мөмкин. Узган ел белән чагыштырганнда, бу 5,1 процентка артыграк дигән сүз.

Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Депутатлар утырышта 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план өлешенә бюджет проекты буенча фикер алышты.

Министр урынбасары сүзләренчә, бу күрсәткечләргә үсемлекчелекнең 9,9 процентка, терлекчелекнең 2,5 процентка артуы нәтиҗәсендә ирешеләчәк.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү ел саен 105 процентттан күбрәк булыр дип планлаштырыла.

«Моның өчен республикада берничә проект тормышка ашырыла. Мисал өчен, Әтнә, Мамадыш районнарында сөт комплекслары төзелә. Алар 2017 елның дүртенче кварталында эшли башлар дип фаразлана. Әлмәт, Азнакай, Балтач, Лениногорск, Теләче районнарында комплекслар 2018-2019 елларда ачылачак. Мамадышта исә ит комбинаты төзергә, Буа районында шикәр чөгендере эшкәртү заводын төзекләндерергә планлаштырыла», - диде Олег Пелевин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев