Мөслим-информ

Алда тагын да кызыклырак уеннар көтә

13 март көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының беренче ярымфиналын үткәрделәр.

Быел катнашырга оешма-предприятиеләр коллективлары гына түгел, районның авыл җирлекләре командалары да чакырылган иде. Беренче уенда яшь укытучылар “Алга” командасы,  Мөслим үзәк китапханәсенең “Алые паруса” командасы, мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективы «Улыбка», «Игелек уят» иреклеләр отряды волонтерлары һәм мәдәни-массакүләм чаралар дирекциясе “Дирекөия яшьләре “ җыелма командасы көч сынашты. Катнашучыларга «Тылсымлы конверт», «Сабый теле», кара тартма, капитаннар сугышы һәм караоке конкурсы кебек сынаулар узарга кирәк иде. Командалар күчтәнәчләр - музыкаль номерлар белән килделәр һәи кичәбезне тагын да тулылындырып, ямьләндереп җибәрделәр. Мөслим муниципаль районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе, Мөслим районы Иҗтимагый советы рәисе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Рушат Җәүдәт улы Солтанов, " Мизгел» яшьләр үзәге директоры Алисә Александр кызы Минхәҗева һәм Михайловка урта мәктәбе директоры Мадьяров Илзир Илгиз улы составындагы компетентлы хөкемдәрлар үз карарын чыгарды: 4 урында 24 балл нәтиҗәсе белән "Дирекция яшьләре" командасы, 30 балл белән 3 урынны "Улыбка" командасы алды,  34 балл нәтиҗәсе белән Мөслим китапханәсенең «Алые паруса» яшьләр командасы 2 нче урынны һәм 44 балл белән финалга чыгу хокукын «Алга»исеме астындагы яшь укытучылар командасы яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алда безне тагын да кызыклырак уеннар көтә

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: