Алда - бәйрәм яллары. Мөслимдә нинди чаралар узачак? (ГРАФИК)

Әлеге бәйрәм тормышыбызга Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин указы нигезендә килеп керде. 1994 нче елның 12 июнь көне Россиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн буларак бәйрәм дип игълан ителде. Бу бәйрәмне Бәйсезлек көне дип тә йөртәләр иде. 2002 елдан әлеге дата рәсми рәвештә Россия көне дип атала.
Россия көне - тынычлык, гражданлык иреге, Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлеге бәйрәме. Нинди генә өлкәләрдә, республикаларда яшәсәк тә, нинди генә телләрдә сөйләшсәк тә, без - Россия гражданнары. Илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен без һәммәбез дә тигез җаваплы.
Быел бәйрәм уңаеннан өч көн - 10, 11, 12 июньнәрдә ял итәбез. Мөслимдә әлеге бәйрәм уңаеннан кызыклы чаралар әзерләнгән.
12 июньдә район мәдәният йорты хезмәтчәннәре мөслимлеләрне 17.00 сәгатьтә Россия көненә багышланган концертка Пушкин скверына чакыралар.
"Яшьлек" спорткомплексында пляж волейболы буенча ярышлар узачак. "Мизгел" яшьләр үзәге райондашларыбызны велоузышка чакыра. Чара 18.00 сәгатьтә "Дуслар клаб" кафесы артындагы мәйданда башлана. Быел, башка еллар белән чагыштырганда, велоузыш маршруты үзгәрәчәк. Ничек үзгәрүен чараны оештыручылар әлегә сер итеп саклый. Велоузышта катнашучылар биш номинациядә бүләкләнәчәк, "Мин горурланам синең белән, Россия!" селфи-фото конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләр көтә.
"Урман иле" сәламәтләндерү лагеренда 12 июньдә "Россия - бөек ил" исемендә интеллектуаль уеннар үтәчәк. Мөслим сәнгать мәктәбе мөслимлеләрне 13 июньдә "Курай" паркына чакыра. Биредә сәнгать мәктәбе укучыларының "Мин яратам сине, Россия!" концерты уза, шулай килгән тамашачыларны бию флэш-мобы көтә, асфальтта рәсем ясау конкурсы да үткәреләчәк.
Бәйрәм яллары актив һәм кызыклы үтсен!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 14:12Реконструкцияләнгән нефть үткәргечләре тоташтырылды "Транснефть – Прикамье» АҖ реконструкцияләнгән нефть үткәргечләрен технологик тоташтыруны башкарды800
-
18 август 2022 - 13:40Ак алъяпкыч челтәрле... Алъяпкыч – уңган хуҗабикәнең генә түгел, булдыклы йорт хуҗасының да, хезмәт сөюче яшь буынның да киемендә аерылгысыз атрибут.2200
-
18 август 2022 - 12:58Утка ничек түләргә? Электр энергиясе өчен түләү квитанцияләре аңлашылмый.5200
-
18 август 2022 - 11:48Хыялга тугры калып Бүген Хәрби һава көчләре көне. Быел бу һәнәр ияләре 110 еллык юбилейларын билгеләп узалар.4200
-
18 август 2022 - 11:00Спартакиадага йомгак ясалды Транснефть-Прикамье " АҖ хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасына йомгак ясалды4600
-
17 август 2022 - 19:13Чәй турында биш ялган Халык арасында әлеге табигать бүләге турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар йөри. Аларны сез дә белеп торыгыз.13300
-
17 август 2022 - 17:05Дүләнә Дүләнәнең дару үзенчәлекләре борынгы заманнардан ук файдаланылган.13000
-
16 август 2022 - 15:47"Исламов" фермер хуҗалыгы - уракта
-
16 август 2022 - 15:46"Намус" агрофирмасы - уракта
-
18 август 2022 - 09:15Август бәйрәмнәргә байАвгуст аенда православие динендәгеләр изге Богородицага һәм изге коткаручыларга багышланган өч бәйрәмне билгеләп үтә.5300
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5767302
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.604201
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).503804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.463203
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.397301
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.360500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика