Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АЛЬБИНА АПАНАЕВА: САБЫЙ БАЛАДАЙ ӘНИЕМНЕҢ КОЧАГЫНДА ҮКСЕП ЕЛАДЫМ

Җырчы Альбина Апанаева концерттан соң туган уй-фикерләре белән уртаклашты.

"Сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшәсем килә, чөнки концерттан соң, эмоцияләрем, хис-кичерешләрем турында сөйләргә вәгъдә биргән идем. Мин һәрвакыт үземә тәнкыйть белән карыйм. Үзем турында шуны әйтә алам: мин - гади, аралашучан. Кемдер әйтмешли, "йолдызланмыйм", үзем булып калам. Ләкин үземне рәнҗетергә юл куймыйм. Нинди бар, шундый мин! Мин җырларга яратам. Бигрәк тә салмак җырлар башкарганда, шул җыр эчендә яшим. Җырлаганда, җыр сүзләрен онытсам, башка сүзләр уйлап табып, җырны дәвам итәм. Сәхнәдә төрле хәлләр була!

Ә сәхнәдә мин инде 15 ел. Менә уйлыйм: алда мине ни көтә икән? 10, 20, 30 елдан соң минем белән нәрсә булыр? Әлбәттә, дөнья бер урында тормый, яңа мөмкинлекләр ачыла тора. Мин, мәсәлән, укучыларымның нәтиҗәләрен ишеткәч, шатланам. Кем белми - мин әле вокал укытучысы да. Хушбуй сатканда да, аның турында кешегә сөйләгәндә дә - рәхәт миңа!

Тик концерттан кочак тулы чәчәк белән өйгә кайткач, сабый баладай әниемнең кочагында үксеп еладым. Дөрес аңлагыз, моны сөйләгәнгә ачуланмагыз. Тамакта төер иде, үзем бик нык арган идем. Нәрсә булганын үзем дә аңлата алмыйм. Бәлки эмоцияләрне тышка чыгарырга кирәк булгандыр? Мин - көчле кеше, әмма кайвакыт көчсез буласы, ял итәсе килә. Әнием "бар да яхшы, син аргансың" дигәч кенә мин тынычландым. Ләкин никтер җырлыйсым килми... Бәлки миңа ял кирәктер? Ничек уйлыйсыз?" - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Альбина Апанаева Инстаграмда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев