Мөслим-информ

Аларга ышанырга була

Пневмония белән хастаханәдә дәваланып чыктым. Медицина персоналының кайгыртучанлыгына, авыруларга карата игътибарлы булуына сокландым.

Терапевтлар Илнар Шәмсетдинов, Ләйсән Минһаҗева, Камил Хәлиуллин тиз арада дәвалау курсы билгеләде. Терапия бүлеге шәфкать туташлары һәм техник персонал да үз вазыйфаларын төгәл һәм җаваплылык тоеп үти. Һәрберсе якты йөзле, итәгатьле, кайгыртучан булу өстенә бүлектә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, ашату яхшы. 
Безнең табибларга ышанырга була. Аларга авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, рухи ныклык телим.
Гүзәл Газымова. 
Баланлы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: