Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар - кара исемлектә!

Уңайлы нәрсәгә кеше бик тиз ияләшә. Әле кайчан гына мөслимлеләр чүпне махсус килүче машинага түгүне уңайлы түгел, дип зарланса, бүген инде күпләр бу уңайлыктан башка тормышны күз алдына да китерә алмый.

Каты көнкүреш калдыкларын җыю белән район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе шөгыльләнә. Район үзәгенең һәр урамына, һәр авыл җирлегенә график нигезендә чүп машинасы килә. Билгеле, бу төр хезмәт өчен һәр йортка айлык түләү билгеләнгән. Билгеләнгән түләү нигезендә районның 5312 хуҗалыгы белән предприятие арасында килешү төзелгән.

Тик мөслимлеләр арасында, килешү төзелсә дә, бу төр хезмәттән баш тартучылар яисә, кулланып та, акчасын түләмәүчеләр шактый. Узган елдан алып предприятие шундый 58 райондашыбызны судка биргән иде. Суд приставларының эшчәнлеге нәтиҗәсендә 48 мең сумга якын бурычның 35 мең сумы түләтелгән. Калган 15 кеше (түбәндәге исемлектә) әле әҗәтләрен түләргә ашыкмый, ди предприятие белгечләре.

1. Феликс Кинарский (Мөслим) - 576, 42 сум

2. Гөлназ Җәмилова (Үрәзмәт) - 907, 40 сум

3. Дмитрий Жданов (Рус Шуган) - 883, 32 сум

4. Виктор Дувалов (Рус Шуган) - 883, 32 сум

5. Ксения Хисаметдинова (Рус Шуган) - 883, 32 сум

6. Виктор Кузнецов (Приют Шуран) - 883, 32 сум

7. Алевтина Черногорлова (Михайловка) - 847, 20 сум

8. Альберт Ремеев (Бикмәч) - 877, 76 сум

9. Расыйл Мөхәммәтханов (Игенче) - 1766, 64 сум

10. Мирсәгыйть Мөхәммәтгалиев (Яңа Сәфәр) - 588, 88 сум

11. Мизхәт Фазлыев (Иске Карамалы) - 938, 88 сум

12. Рәсим Әхтәмов (Тугаш) - 725, 92 сум

13. Булат Шакиров (Симәк) - 725, 92 сум

14. Наталья Витязева (ПриютШуран) - 725, 92 сум

15. Равил Сираҗетдинов (Баек) - 1189, 80 сум.

Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе хәбәр итүенчә, бу райондашларыбызга 200 сум күләмендә дәүләт пошлинасы да түләргә кирәк булачак. Әлегедәй күңелсез хәлгә юлыкмас һәм кара исемлеккә эләкмәс өчен, көнкүреш калдыкларын махсус машинага чыгарырга һәм түләвен дә вакытында башкарырга кирәк!

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев