Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар – җирлегебез горурлыгы

Республикада “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) региональ чемпионатында катнашучыларны 2020-2021 чемпион циклында сайлап алу узды. Анда райондашларыбыз да катнашты. 

Мөслим политехника техникумының III курс студенты Ләйлә Нәсыйфуллина, өченче урынга лаек булып, региональ чемпионатка үтте.– Ләйлә – төркемдә иң өметле укучыларымның берсе. Тойгелде кызы ул. Авыл кызлары, гадәттә, аш-суга хирыс була! Ләйләнең күңеленә яткан һөнәр сайлаганы күренеп тора. Ни дә булса пешерә икән, куллары кулга йокмый. Гомер буе пешерү-төшерү белән шөгыльләнгән диярсең! Алга таба да шушы юнәлештә эшләргә уйлый Ләйлә, – ди остазы, техникумның производствога өйрәтү мастеры Лилия Закирова. 
Ләйлә бәйгедә “Осетия пирогларын пешерү” компетенциясе буенча көч сынаша. Экспертларны санаулы вакытта әзерләгән биш төрле пирог белән шаккатыра ул. Төрле эчлекле пироглар пешерә Ләйлә – кабак, сыр, ташкабак, бәрәңге, фасоль белән әзерләнгән камыр ризыклары бик тәмле килеп чыкканын билгеләп үтә жюри әгъзалары. 

– Әнием Резеда – оста пешекче. Ул пешергән ризык никадәр тәмле булуын әйтеп тә тору кирәкмидер. Кечкенәдән пешерергә яраттым. Җиде яшемдә коймак пешергәнемне хәтерлим. Бар нәрсәне әнидән сорап, “Монысын ничек пешерергә? Бусын ничек ясарга?” – дип гел-гел сорый идем. Ашарга пешерергә яратмаган хатын-кызларны аңламыйм мин. Якыннарыңны күңел җылысын салып әзерләгән ризык белән сыйлаудан да зуррак сөенеч юк миңа, – ди Ләйлә. 
16 ноябрь көнне Ләйлә Казанның халыкара сервис көллиятенә юл тотачак. Биш көн дәвам итәчәк региональ чемпионатта Ләйләбез 15 пирог пешерергә әзерләнә. 

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) региональ чемпионатында техникумның IV курс студенты Олег Васильев та катнашты. Олег “Икмәк пешерү” компетенциясендә сигезенче урынга лаек булды. 
– Төркемдәге унҗиде укучының бишесе – егетләр. Хәзер пешекче һөнәрен сайлаучы егетләр саны арта бара. Аларда реакция тиз дип әйтер идем. Алар уйлыйлар да, шунда ук эшлиләр дә. Хатын-кызда әле курку хисе була, “Булдыра алырмынмы?” – дип тә уйлый кызлар, эшкә аннары гына тотыналар. Егетләр ул яктан куркып тормый. Төркемдәге укучыларымның барысы да уңган, булган. Олег, алга таба Казан дәүләт аграр университетында югары белем алып, пешекче һөнәре буенча эшләргә уйлый. Үз дигәненә ирешә торганнардан ул, – ди егетнең остазы, техникумның производствога өйрәтү мастеры Зилия Садыйкова. 
Зилиянең инде бу беренче уңышлары гына түгел! 2017 елда аның укучысы, шундый чемпионатта катнашып, өченче урынны алган иде. Чемпион-пешекчеләр әзерләүче Зилиядән быел көнләшүчеләр дә табылган. Бәйгедә бер конкурсант Олег пешергән ипинең бер читен умырып киткән. Олег пешергән ризык экспертлар тарафыннан югары бәя алса да, формасы белән беренче өчлеккә үтә алмаган. 
– Чемпион циклында сайлап алу турында мин биш төрле ипи пешердем. Күп төрле бөртектән ипи, “плетенка”, француз булкасы, сендвичлар өчен брионь һәм брицель (немец кренделе). Ярышка иң-иңнәр генә җыелган иде. Беренче урын алмасак та, бу ярышта катнашу – зур мәртәбә. Пешекче һөнәрен сайлаганыма үкенмим. Бу һөнәр якын миңа, чөнки ашарга да, пешерергә дә яратам, – ди Олег. 
Пешекче – иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Алар юктан да туй өстәле әзерләп куя ала. Тамагы тук кеше генә сәламәт, мөлаем була. Патшага да, хезмәтчегә дә ризык кирәк дип, юкка гына әйтмәгән борынгылар.

 

Лилия Шәймиева.

Фотолар – техникум архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев