Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар – авылым горурлыгы

Безнең Вәрәшбаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә республика һәм Россия күләмендә танылу алган шәхесләребез күп. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат битләреннән укып та беләбез.

Үз көче, тырышлыгы белән гади авыл малаеннан министр урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән Тимерхан абый Борһанов белән хаклы горурланабыз. Аның улы Рафис Борһанов – бүгенге көндә республиканың мәгариф министры. 
Тәрбия, белем бирү өлкәсендә эшләгән шәхесләребез санап бетергесез. Тәзкирә апа Низамиева 40 ел гомерен укытучы һөнәренә багышлады, бүген авылыбызда иман нуры тарата. Бер генә көнен дә, сәгатен дә бушка уздырмый. Авылыбызның тарихы, кешеләре турында дистәдән артык китап язды инде. Аның китаплары мәктәп музеенда саклана. 2015 елда “Вәрәшбаш – мөгаллимнәр авылы” дигән китапчык эшләде. Нәсел җебе авылыбыз белән тоташкан һәм педагогик белеме булган 170ләп кешенең исемлеген булдырды. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз. Берничәсен генә атап китәм. Профессор, педагогик фәннәр докторы Әхмәтов Линар Гимазетдин улы – бүгенге көндә Алабуга дәүләт университетында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, технология фәнен укыта. Шәйхразиева Зилия Васыйл кызы – Казан федераль университетында татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы ассистенты. Зөфәр Әхмәтов, Фирдәвес Фәрхетдинов район мәктәпләрендә озак еллар директор вазыйфасын башкаралар. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, спорт мастеры Илшат Фазлыев та – Вәрәшбаш авылы егете. Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы Алмаз Дәүләтшин ничә еллар буена “Нептун” бассейны директоры булып эшли. Авылыбызның имам-хатыйбы Сәхипҗан абыйга да зур рәхмәтлебез. Чөнки ул авыбызга иман нуры иңдерә. 
Халык сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы табибларыбыз да бар безнең. Авыл халкына озак еллар медицина хезмәте күрсәткән Ландыш апа Сәхбиева, Казан шәһәренең 2 нче санлы республика хастаханәсендә хирург булып эшләүче Лилия Фәссахова – шундыйлардан. 
Җыр һәм театр сәнгате өлкәсендә танылган якташларыбыз да күп. Инде тугызынчы дистәсен ваклаучы җырчы сандугачыбыз Флүрә апа Галиеваның моңнарына гашыйк булмаган кеше юктыр районда. Элек ничек булса, бүген дә шул ук моң, шул ук күңел түренә үтеп керерлек тавыш анда. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гөлчәчәк Хафизова, “Болгар радиосы”нда “Парлы шоу” тапшыруын алып баручы җырчы Салават Миңнеханов белән дә күпләр таныш. Арслананың (Алсу Гарипова) җырларын “Болгар радиосы” тапшыруларында еш ишетергә була. Бүгенге көндә ул “Яңа дәвер” исемле группа белән концертлар оештырып йөри. 
Гомумән, безнең авылдан чыккан, безнең авылда яшәгән һәр кеше – үзенчә билгеле шәхес. Һәрберсе – үз эшенең остасы. Исемнәрен санап бетерү һич мөмкин түгел, чөнки алар бик күп. Аларның уңышларын күрсәм, тавышларын радио-телевидениедән ишетсәм, сабый баладай куанам, чиксез горурланам. Авыл әнә шундый күренекле кешеләре белән матур бит ул! 
Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X