Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актуаль мәгълүмат алу өчен

Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт системасы: сервислар һәм мөмкинлекләр.

Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт системасы (ЕГИССО) гражданнарга федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә социаль яклау һәм ярдәм чаралары турында актуаль мәгълүмат бирә. 
ЕГИССО сайтында гражданин шәхси кабинет ача ала. Аңа дәүләт хезмәтләре порталыннан логин һәм пароль  ярдәмендә керергә мөмкин. 
– Шәхси кабинетта “бер тәрәзә” режимында гражданин үзенең хокукы булган федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге социаль яклау һәм ярдәм (ташлама һәм социаль хезмәтләр) чаралары турында; социаль яклау чарасы кайчан билгеләнүе, кайчанга кадәр гамәлдә булуы, күләме турында; хокукый-норматив актлар һәм документлар белән таныша; социаль яклау чараларын билгеләү өчен кайсы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында белә ала; билгеләнгән социаль яклау чаралары турында белешмә алырга хокуклы, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.  
ЕГИССО порталында “Социаль калькулятор” электрон сервисы да бар. Аннан һәркем файдалана ала. Әлеге сервис ярдәмендә төрле тормыш ситуацияләрендә (бала туу, инвалидлык билгеләнү, пенсия яшенә җитү) социаль яклау һәм ярдәмнең нинди чараларына өмет итеп булуы хакында белергә мөмкин. Шулай ук яшәгән регионыңны һәм ташламалы категорияңне күрсәтеп (мәсәлән, беренче төркем инвалид) яшәү урыны буенча тиеш булган социаль яклау чаралары турында тулы мәгълүмат алып була, диләр пенсия бүлеге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев