Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акция берләштерде

Беслан фаҗигасен искә алмый булмый. Чөнки ул көнне бер гаепсезгә берничә йөз кеше (шуларның күпчелеге – балалар) һәлак булды. Гөнаһсыз балаларның үлемендә гаеплеләргә карата һәркемдә нәфрәт хисе туды.

 Без сөйләсәк, хәтерләсәк, димәк, без мондый фаҗиганең бүтән кабатланмавын телибез. Заложник итеп алынучылар өч көн дәвамында сусыз интеккән, алар бер тамчы суга тилмергән.

Бу аяныч вакыйга уңаеннан бөтен илебезне “Тормыш тамчысы” акциясе берләштерде. Символик рәвештә мохтаҗларның сусавын басу өчен, акциядә катнашучылар учлап чәчәкләргә су сипте. Чарага “Мизгел” яшьләр үзәге, укучылар, район хакимияте вәкилләре, террорга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары һәм битараф булмаган райондашлар кушылды. Фаҗига корбаннары истәлегенә бер минутлык тынлык иълан ителде. Аннан соң һәркем, учына су алып, тормышны чагылдыручы үсемлекләрне коендырды.

Бу акция белән без яшьләрне террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы көрәш мәсьәләсе буенча ачык гражданлык позициясе булдырырга, уяу, җаваплы булырга чакырабыз. Явызлыкны бары тик бердәмлек белән генә җиңә алачакбыз. Екатерина Фролова, район башлыгы ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X