Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Активистлар хәрәкәте популярлаша

Күптән түгел Республикада җәяүлеләр атналыгы булып узды. Шул уңайдан "Мизгел" яшьләр үзәге каршында оешкан "Искра" активистлар хәрәкәте егет-кызлары "Ихтирамлы машина йөртүче" , "Автохам" акцияләр циклы уздырды. Беребезгә дә сер түгел, Мөслимдә руль артындагылар тарафыннан җәяүлеләргә игътибар да ихтирам да җитеп бетми. Тимер атны егәрләгән шоферлар "машинасызларны" күрмиләрме, әллә инде күрергэ...

Административ хокук бозу Кодексының 12.18 статьясы буенча җәяүлеләрне, велосипедчыларны үткәрмәгән шоферлар 1500 сум күләмендә штрафка тартыла. "Искра" активистлары 16, 26 нчы февраль көннәрендә руль артындагыларның җәяүлеләргә булган мөнәсәбәтләрен, юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максаты белән Мөслим урамнарына чыктылар. Әби, коляскалы хатын-кыз, мәктәп укучылары образларында активистлар җәяулеләр кичүендә (пешеходный переход) шоферларны сынады. Арада тыныч кына карт әбинең юлны әкрен генә чыгуын көтеп утыручылар да, бала коляскасына терәлеп үк үтеп китүчеләр дә бар. Аеруча "итагатьле" райондашларыбыз безнең адреска машина тәрәзәсеннән "матур-матур" сүзләр дә яудырды. Ике акциядән дә тулы видеорепортаж ясап интернет челтәрендәге vk.com/mc_mizgel группасына урнаштырдык. Әлеге язмалар мөслимлеләрдә бик зур резонанс тудырды. Мондый акцияләрне күбрәк үткәрегез дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Ә 2 март көнне машиналарын махсус стоянкага куймыйча, тиешсез урыннарда калдыручылар, шул гамәлләре белән янгын бүлеге, ашыгыч ярдәм, полиция хезмәте, башка транспорт чараларына уңайсызлыклар тудыручылар ачыкланды. Әлеге акцияләр районның ДАИ һәм телевидение хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелә. "Искра"лылар акцияләр үткәрүне дәвам итә һәм барыбызны да тәртипкә чакыра. Юл йөрү кагыйдәләрендә искәрмәләр юк. Һәр ике якның да уйламый ашыгып ясаган бер адымы гомерлек үкенеч алып килмәсен. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев