Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актаныш районында янгын вакытында үлгән кешеләрнең шәхесен ачыклыйлар

Актаныш районындагы Яңа Кормаш авылында янгын турында кичә 21.35 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр итәләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр агач йортны ут чолгап алуын ачыклый. Ул 40 квадрат метр мәйданда була.

Янгын хәрабәләрен актарганда ир-ат мәете табыла, ул йорт хуҗасы дип фаразлыйлар. Янгын вакытында өйдә тагын бер кеше булуы ихтимал дигән белешмә бар.

Соңрак биредә үк тагын бер мәет табыла.

Янгын сәбәпләре һәм мәетләрнең шәхесләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев