Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актанышта булган коточкыч фаҗига

Актаныш районында килеп чыккан фаҗига, бар халыкны тетрәндерде. 11 октябрь көнне Актаныш районы Бүләк авылы янындагы сулыкта баткан УАЗ машинасында 7 кешенең үле гәүдәсе табыла. Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләре ачыклана, тикшерү эше бара. Вафат булучыларның иң өлкәне 1984 елгы булса, иң кечкенәсе 1997елгы икәнлеге билгеле. Аларның барсының да шәхесләре ачыкланган....

Актаныш районында килеп чыккан фаҗига, бар халыкны тетрәндерде. 11 октябрь көнне Актаныш районы Бүләк авылы янындагы сулыкта баткан УАЗ машинасында 7 кешенең үле гәүдәсе табыла. Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләре ачыклана, тикшерү эше бара. Вафат булучыларның иң өлкәне 1984 елгы булса, иң кечкенәсе 1997елгы икәнлеге билгеле. Аларның барсының да шәхесләре ачыкланган. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көче белән машина судан чыгарыла. Һәлак булучыларның киемнәренә карап фикер йөрткәндә, алар балыкчылар булырга мөмкин.

Туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Фотолар www.aktanysh-rt.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X