Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аксубай районында кеше ашаучы кулга алынган

5 нче октябрьгә каршы төндә Аксубай районы Яңа Илдерәк авылында кеше үтерү һәм аның әгъзаларын ашау белән бәйле җинаять була. Муены һәм эчендә киселгән-суелган яралары булган 53 яшьлек ир-ат мәете табыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Россия Федерациясе 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше...

Җинаять кылуда шизофрения белән авыручы 40 яшьлек ир-ат шикләнелә. Ул кулга алынган.

Тикшерү версиясе буенча, бу ирне 53 яшьлек танышы кунакка чакыра. Берзаман кунак хуҗаны үтерергә карар кыла, тикшерү фаразы буенча бу адымга ул корбанын ашау нияте белән бара. Ул башта хуҗаны куллары, аннары табуретка белән кыйный башлый. Ир үлгәч, ул аның муенын кисә, эчен ача һәм әгъзаларын ашый.

Аннары ир-ат полициягә шалтыратып, шушы хәл турында хәбәр итә.

Хәзерге вакытта барлык нечкәлекләрне ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев