Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Аккан сулар кебек узган гомер

Гомер көзләренә кергәндә күңелебез белән үткәннәрне барлыйбыз. Туган нигезебезне, әткәй-әткәйне, туганнарыбызны, күршеләрне, авылыбызның газиз урамнарын сагынабыз. Дәртле яшьлек елларына кайтасы килә. Үзең картайсаң да, күңел һаман унсигездә кала шул. 

Ләйсирә Хәбибуллина, әтисе сугышка киткәндә, ике яшьлек сабый була. Әтисе заманына күрә укымышлы, белемле кеше була, колхозда хисапчы булып эшли. Аны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Озак та үтми, әтисенең үле хәбәре килә. Утызы да тулмаган әнисе Разия апа, Алисәсен, Марсиясен, бәләкәй генә Ләйсирәсен кочаклап, тол кала. Тормыш йөген ялгызына тартырга кирәк. Авылга көн саен диярлек кара мөһерле хатлар килеп кенә тора. Бөтен эш толлар җилкәсенә, балалар кулына кала. 
Канкойгыч сугышта исән калган ирләр авылга кайта башлый. Кайсысының кулы, аягы, күзе юк. Ир канатына сыенып яшәгән хатыннарга, “Әтием кайтты!” – дип, сөенеп йөгерешкән балаларга карап, Ләйсирәнең күзләренә яшь тула, нәни йөрәге ачыргалана. “Әтием” диеп әйтәсе килгән чакларым, аның көчле кулларында тирбәләсе килгән вакытларым бик күп булды”, – ди ул. 7 классны тәмамлагач та сыер сава башлый. Әле сабыйлыктан да чыгып бетмәгән үсмер кыз тормыш йөгенең ябык иңсәләренә төшүен яхшы аңлый. 
Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ут чыгып, салам түбәле өйләре янып бетә. Унҗиде-унсигез яшьлек ике апасы өй салырга акча эшләү нияте белән читкә чыгып китәләр. Чөнки авылда акча түләү юк, колхозчылар “таяк”ка эшли. Көч-хәл белән өй салып керәләр. Марсия апасы, нык авырып, урын өстенә ава. Бакыйлыкка күчкәндә аңа нибары 25 яшь була. 
Ләйсирә апа да үсеп буйга җитә. Мәлләтамак егете Сәгыйдулла авылның уңган, чибәр һәм акыллы кызын үзенә яр итә. Бер-берсен аңлап, санлап яши алар. Яңа өй, мунча җиткерәләр. Бөркеттәй ике уллары, һәрберсе йөзек кашына торырлык ике кызлары туа. Яшисе дә яшисе иде дә бит. Юл һәлакәтенә юлыгып, Сәгыйдулла вафат була. Ләйсирә апа берсеннән-берсе бәләкәй дүрт сабые белән тол кала. 
Батыр йөрәкле ана балаларына әти дә, әни дә булды. Сиксәнен тутырган Ләйсирә апага үткән еллары өчен һич тә үкенерлек түгел! Тормыш үрләренә сөрлекмичә менә алды. Балалары да тәртипле булып үстеләр. Алар – авылның горурлыгы! 
Мөршидә Мамбетова. 
Мәлләтамак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: