Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аккалфаклылар сабантуйга сөлге чигә

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге үз эшен активлаштыра, җанландыра бара.

Кыска гына вакыт эчендә шактый гына чаралар үтте. Оешманың авыл җирлекләрендәге бүлекчәләре дә бер-бер артлы берсеннән-берсе матур кичәләр оештыра. Үзәк китапханәдә үткән утырышта башкарылган эшләргә анализ ясау белән бергә алда торган эшләр дә тәгаенләнде.
“Ак калфак” оешмасының 28 члены бар, унбиш авыл җирлегендә бүлекчәләре эшли. Урыннардагы активистлар авыллардагы тарафдарларына таянып эш оештыра. Күмәкләшеп эшләү һәрвакыт матур нәтиҗәләргә китерә. Баланлы, Иске Карамалы, Әмәкәй авыл җирлекләрендә үткән чараларда, Мөслимдә оештырылган тематик кичәләрдә бу ачык күренде.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы туган якны өйрәнү музее белән үзара хезмәттәшлек урнаштырган. “Авылым уңганнары” проекты кысаларында җирлекләрдәге оста кулларның эшләреннән күргәзмәләр оештырыла. Февраль аенда Баланлы уңганнарының кул эшләре тәкъдим ителде. Бүген музейда Иске Карамалы җирлеге кул осталарының күргәзмәсе эшли.
Үсеп килүче буынга әби-бабаларыбызның рухи мирасын тапшыру юнәлешендәге эш тә игътибарга лаек. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә башланып киткән “Дәү әни дәресләре” проекты оешманың җирле бүлекчәләрендә дә яклау табар, шәт.
– Эшчәнлегебезне киң халык массаларына күрсәтү максатында инстаграм каналында “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының битен булдырдык. Яңалыклар белән аннан танышып барырга була. Ватсапта эшче төркемебез бар, – ди оешманың район бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Мөслимдә узачак федераль сабантуйга әзерлек эшләреннән дә читтә калмый – гүзәл затлар милли бизәкле сөлгеләр чигүгә керешкән. Һәр авыл җирлеге алтышар сөлге чигәргә тиеш. Музей хезмәткәре Венера Мирхаҗиянова борынгыдан килгән чигү үрнәкләрен күрсәтте. Чигү остасы Роза Низамова нинди алымнар белән чигү кирәклеген аңлатты. Сөлге чигү өчен тукыма да, төсле җепләр дә бирелде.
– Бу эшкә җирлектәге хатын-кызларны да тарту кирәк. Иҗтимагый эшләрдә катнашу күңелгә рәхәтлек кенә бирә. Сөлгеләрне авылда ихата һәм бакча эшләре башланганчы чигеп бетерсәк, яхшы булачак, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев