Мослим

Акчаңны алдан түләмә!

- Физик зат белән сарай төзү турында телдән генә килештек. Әмма ул алдан түләү алса да, әле һаман да эшли башламады. Миңа нәрсә эшләргә?

- Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар, бер яктан, шәхси, гаилә, йорт һәм эмәкәрлек белән бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен товарга (эш, хезмәт) заказ бирергә теләүче яисә заказ бирүче, сатып алучы яисә файдаланучы гражданин белән һәм, икенче яктан, сату өчен товарлар җитештерүче, сату-алу килешүе буенча товар сатучы, эш башкаручы һәм түләүле килешү буенча хезмәт күрсәтүче оешма яисә шәхси эшмәкәр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйли. Сезнең очракта икенче як булып юридик булмаган зат тора. Мондый мөнәсәбәтләр кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә түгел, ә РФ Гражданлык кодексы нигезендә көйләнә.

- Туфлиләргә металлдан набойка куярга теләп, мастерга тиешле сумманы түләдем һәм ул миңа квитанция бирде. Ике көннән соң түфлиләремне алгач. Аларда набойканың полиуретаннан булуын күрдем. Мин үз хокукларымны ничек яклый алам?

- "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законынң 29 маддәсе нигезендә бу очракта Сезнең сайлау хокукы бар: күрсәтелгән хезмәтнең җитешсезлеген бушлай бетерү; хезмәтнең бәясен киметү; җитешсезлекне бетерү буенча булган чыгымнарны тәләтү. Сезгә остаханә хуҗасына, җитешсезлекләрне күрсәтеп һәм үз таләбегезне куеп, язма дәгъва (ике нөсхәдә) бирергә кирәк. Әлеге җитешсезлекләр килешүдә күрсәтелгән вакытта бетерелмәсә, Сез хезмәт күрсәтү турындагы килешүне башкарудан баш тартып, чыгымнарны тулысынча түләүне таләп итә аласыз. РФ Законының 31 маддәсе нигезендә кулланучының эш (хезмәт) өчен түләнгән акчаны кайтарып бирү турындагы таләбе дәгъва бирелгәннән соң, ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: