Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акчаңны алдан түләмә!

- Туфлиләргә металлдан набойка куярга теләп, мастерга тиешле сумманы түләдем һәм ул миңа квитанция бирде. Ике көннән соң түфлиләремне алгач. Аларда набойканың полиуретаннан булуын күрдем. Мин үз хокукларымны ничек яклый алам?

- "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законынң 29 маддәсе нигезендә бу очракта Сезнең сайлау хокукы бар: күрсәтелгән хезмәтнең җитешсезлеген бушлай бетерү; хезмәтнең бәясен киметү; җитешсезлекне бетерү буенча булган чыгымнарны тәләтү. Сезгә остаханә хуҗасына, җитешсезлекләрне күрсәтеп һәм үз таләбегезне куеп, язма дәгъва (ике нөсхәдә) бирергә кирәк. Әлеге җитешсезлекләр килешүдә күрсәтелгән вакытта бетерелмәсә, Сез хезмәт күрсәтү турындагы килешүне башкарудан баш тартып, чыгымнарны тулысынча түләүне таләп итә аласыз. РФ Законының 31 маддәсе нигезендә кулланучының эш (хезмәт) өчен түләнгән акчаны кайтарып бирү турындагы таләбе дәгъва бирелгәннән соң, ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X