Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акча санаганны ярата...

Тойгелде авыл җирлеге - иң зур җирлекләрнең берсе. Биләгән мәйданы, территориясе белән генә түгел, халык саны белән дә. Җирлек составына кергән Тойгелде, Ташлыяр, Игенче һәм Атлас авылларында бүген барлыгы 1196 кеше яши. 2013 елда җирлектә 192 мең сум үзара салым акчасы җыелган (хөкүмәт өстәгәч - 768 мең сум). Әлеге акчага...

Тойгелде авыл җирлеге - иң зур җирлекләрнең берсе. Биләгән мәйданы, территориясе белән генә түгел, халык саны белән дә. Җирлек составына кергән Тойгелде, Ташлыяр, Игенче һәм Атлас авылларында бүген барлыгы 1196 кеше яши.

2013 елда җирлектә 192 мең сум үзара салым акчасы җыелган (хөкүмәт өстәгәч - 768 мең сум). Әлеге акчага 730 мең сумлык трактор алынган. Техника кышын авыл юлларын кардан чистарту, җәй-көз үлән чабу, юл кырыйларын тәртипкә китерү өчен файдаланыла. Моннан тыш Ташлыяр һәм Игенче авылларында зират коймасын тоту өчен 100 мең сум, Тойгелдедә Набережная урамының бер өлешендә ремонт үткәрү өчен 89 мең сум акча тотылган.

2014 елда халыктан 265 мең сум акча җыелган һәм хөкүмәт ярдәмен дә кушкач ул 1 млн 60 мең сум тәшкил иткән. Әлеге суммадан 100 меңе "Строймелиосервис" оешмасына - Ташлыяр авылында су бирүне автоматик системага күчерү һәм 60 меңе Тойгелдедә су башнясын ремонтау өчен тотылган. 186 мең сумга Тойгелдедә Тукай урамында чокыр ремонты үткәрелгән, 189 мең сумга Набережная урамы төзекләндерелгән. Ташлыярда зират коймасын тоту (196 мең), Тойгелдедә һәм Игенчедә иске чүплекләрне эттерүдән (96 мең һәм 65 мең) тыш үзара салым акчасына роторлы чапкыч һәм тракторга тагылма агрегат та алынган.

2015 елда 250 мең сум үзара салым акчасы җыелган. Әлеге сумманы хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып (1 млн сум) кайтарганнан соң, 1 млн 250 мең сум тәшкил иткән. Акчаның күп өлеше юлларны төзекләндерүгә киткән. Тойгелде авылында Тукай урамына 620 метр озынлыгында юлга щебенка, гравий җәйгәннәр. Бу эш өчен 96 188 сум акча сарыф ителгән. Набережная урамына 600 метр юлга гравий җәю 95 789 сумга баскан. Игенче авылында Садовая (628 метр), Газовая (300 метр) һәм Молодежная (628 метр) урамнары төзекләндерелгән. Бу эшкә 404 мең 500 сум акча тотылган. Шундый ук эш Ташлыярда да башкарылган. Набережная урамында 300 метр юлга гравий җәелгән, бу эшкә 96 мең 398 сум акча киткән. Моннан тыш кышын юлларны кардан чистарту да үзара салым акчасы хисабына (72 мең сум) эшләнә.

Икенче күләмле эш - урамнарны яктырту. Тойгелдедә 110 мең сумга багана утлары көйләнгән. Быел декабрьдә Ташлыяр һәм Игенче авылларына да энергия саклаучы лампалар куелачак. Яктырткычлар ясау өчен "Агромастер" җитештерү компаниясенә 150 мең сум акча күчерелгән. Лампалар вакытка көйләнәчәк.

Тойгелде авыл җирлегендә карт агачларны кисү буенча да зур эш алып барыла. Быел Тойгелде һәм Игенче авылларында гына да 25 төп агач киселгән. Әйтүе генә ансат, карт агачларны кисү зур чыгымнар таләп итә. 25 төп агачны кистерү җирлеккә 96 мең сумга төшкән.

Моннан тыш үзара салым акчасы хисабына Атлас авылында су башнясына 48 мең сумга яңа насос алынган, җирлектәге чүплекләрне юк итү юнәлешендә эш алып барылган. Тойгелдедәге чүплекне эттереп, күмү өчен 96 мең сум үзара салым акчасы файдаланылган. Киләсе елга җирлектә эшләүче фермер Рамил Әюпов чүплек урынына икмәк чәчәргә планлаштыра.

Гомумән, киләсе елга планнар зурдан. Башланган эшләрне төгәлләүдән тыш Тойгелде авылында парк булдырырга, Ташлыярда сабантуй урынын төзекләндерергә исәплиләр. Ниятләр изге дә соң, халык ни әйтер тагын?!

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев