Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акча санаганны ярата

Бюджет акчасы максатчан һәм нәтиҗәле файдаланыламы?

Контроль-хисап палатасы рәисе Вячеслав Харитонов белән район контроль-хисап палатасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында әңгәмә кордык. 
– Вячеслав Валерьевич, узган ел контроль-хисап палатасы нинди тикшерүләр үткәрде? 
– План нигезендә һәм авыл җирлекләре белән тышкы муниципаль финанс контролен башкару буенча вәкаләтләрне тапшыру турындагы килешү нигезендә контроль-хисап палатасы түбәндәге контроль чараларын үткәрде: 2020 ел өчен 19 авыл җирлеге буенча бюджет үтәлеше турында еллык отчетны тышкы тикшерү; 2019-2020 елларда гражданнарга үзара салым тәртибендә Олы Чакмак авыл җирлеге бюджетына кергән акча средстволарын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны контроль тикшерү. Тикшерелгән чор буенча барлыгы 373,8 мең сумга финанс бозулар, шул исәптән сатып алуларны бүлү, ягъни кыска вакыт эчендә бер эре заказ бәясен берничәгә бүлү очраклары ачыкланды. Бу – конкуренция турындагы законны бозу. Бердәнбер тәэмин итеп торучы белән берничә контракт төзеп, заказ бирүче башка компанияләрне тендерда катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Конкуренцияне нигезсез чикләү – гамәлдәге законны, шулай ук РФ Бюджет кодексының 34 маддәсен бозу, бюджет средстволарын нәтиҗәле файдаланмау. Шулай ук килешү шартлары бозылу ачыкланды – янгын сүндерү автомашинасы шоферына  хезмәт хакы артык түләнгән. Олы Чакмак авыл җирлеге бюджетына кергән үзара салым средстволарын файдалану авыл җирлеге карарлары нигезендә башкарылган. Район башлыгы йөкләмәсе буенча мәгариф, мәдәният, спорт һәм медицина учреждениеләре объектларында ремонт-төзү эшләренең күләмен һәм сыйфатын тикшерү акты әзерләнде.
–  Мәгариф учреждениеләрендә балаларны ашату торышы ничек бәяләнде? 
– План нигезендә 2021 елның февралендә, сайлап алып, ун мәгариф учреждениесендә туклану торышы һәм аны оештыру тикшерелде. Аның барышында кайнар ризыкларны әзерләүнең технологик карталары, бердәм меню үтәлеше, накладнойлар, әзер продукцияне бракеражлау журналы анализланды,  продукциянең факттагы авырлыгы, туклану режимы һәм учеты, җиһаз торышы, укытучыларны һәм балалар бакчалары хезмәткәрләрен тукландыруны оештыру, санитария-гигена таләпләрен үтәү тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, уку елы башланганчы барлык мәгариф учреждениеләрендә дә туклануны оештыру турында боерыклар чыгарылган. Алар нигезендә бракераж комиссиясе составы, туклануны оештыру өчен җаваплылар, тәрбияләнүчеләрне ашату графиклары расланган. Азык продуктлары белән тәэмин итүгә муниципаль контракт шартларын һәм бердәм менюны үтәүдә таләп бозулар ачыкланмады. Баек төп мәктәбендә азык-төлек продуктларын һәм чималын бракеражлау журналын алып баруны бозу очрагы ачыкланды. Чи продукцияне бракеражлау журналындагы язулар меню требованиеләрендәге язуларга туры килми (алар нигезендә продукция исәптән төшерелә), шул сәбәпле артыклыклар булу ачыкланды. Рус Шуган төп мәктәбендә бракераж журналын дөрес тутырмау сәбәпле складтагы продукция белән калган продукцияне чагыштыру кыенлыгы туды. 
– Сез районда эшләүче оешмаларның эш-гамәлләрен генә контрольдә тотасызмы?
– Район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә “Киләчәк” паркын төзекләндерү өчен гомуми суммасы 23 млн 416,8 мең сум күләмендә фактта файдаланылган товар-матди байлыкларны анализлау буенча отчет төзелде. “Уралэнерго-Поволжье” ҖЧҖ директоры исеменә тиешле сыйфатта булмаган гомуми суммасы 596,2 мең сум күләмендәге асылмалы урам яктырткычлары китергән өчен требование (претензия) төзелде, требование канәгатьләндерелде. 
– Вячеслав Валерьевич, үзара салым средстволары максатчан  файдаланыламы? 
– Район башлыгы күрсәтмәсе һәм авыл җирлекләрендә тышкы муниципаль контрольне башкару буенча вәкаләтләрне тапшыру турындагы килешү нигезендә район контроль-хисап палатасы ТР Финанслар министрлыгы казначылык департаментының территориаль бүлекчәсе вәкиле белән берлектә агымдагы елда үзара салым средстволары хисабына башкарылган эшләрнең күләмен һәм сыйфатын тикшерде.  Гомуми суммасы 19720,5 мең сум булган 19 объект тикшерелде. Күчмә тикшерүләр һәм контроль үлчәүләр нәтиҗәсендә бер объектта факттагы мәгълүматларның башкарылган эшләр актындагы белән тәңгәл килмәве ачыкланды.  Ачыкланган арттыруның гомуми күләме 258,7 мең сум тәшкил итте. Әлеге средстволар бюджетка кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев