Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак ромашка авыруы

Туберкулез – иң куркыныч йогышлы һәм авыр узучы авыруларның берсе.

1908 елда ак ромашка чәчәге туберкулез белән көрәшү эмблемасы итеп сайлана. Ул сәламәтлекне һәм үпкәләрнең иркен сулавын чагылдыра. Туберкулез авыруы турында кешеләр борын заманнардан ук белгәннәр. Ни кызганыч, бу чир әле бүген дә җәмгыять өчен куркыныч булып кала бирә. 
Туберкулез таякчыклары ике төргә бүленә: кешеләрне зарарлаучы тибы һәм үгез тибы. Соңгы тибы мөгезле эре терлекләр һәм башка йорт хайваннары, кыргый җәнлекләр һәм кошларда күзәтелә. Туберкулез барлык эчке органнарда, сөякләрдә, хәтта күзләрдә дә булырга мөмкин. Ә иң еш таралган һәм иң куркыныч төре – үпкә туберкулезы. Ни өчен дигәндә, авыру кеше йөткергәндә, ютәлләгәндә, какырыгы бүленеп чыкканда миллионлаган, хәтта миллиардлаган туберкулез таякчыклары һавага эләгә. Сәламәт кеше шул һаваны сулаганда зарарлы таякчыклар сулыш юллары аркылы үпкәләргә эләгергә һәм авыру китереп чыгарырга мөмкин. Туберкулез күп очракта (85-95 процент) тын юллары аша йога. Микобактерияләр азык-төлек аша да керергә мөмкин. Авыру йокканнан соң симптомсыз үтә, һәм ул яшерен инфекциянең беренче актив формасына күчә. Үпкә туберкулезы билгеләре – озак вакыт какырыклы йөткерү, кайчак канлы какырык, соңгы стадиясендә бизгәк башлана, хәлсезлек, төнлә тирләү һәм ябыгу. 

Үз гомерендә үпкә авырулы кеше белән очрашмый калган кеше юктыр, мөгаен. Ләкин сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәр кеше аның белән авырый дигән сүз түгел. Моңа организмның җитәрлек дәрәҗәдә каршы торучанлыгы, ягъни иммунитеты ярдәм итә. Ә инде теге яки бу сәбәпләр белән организм көчсезләнә икән, бу очракта тын юлына эләккән туберкулез таякчыклары үрчи башлый һәм үпкәдә ялкынсыну башлана. 

Туберкулездан соң организмда башка авырулардан терелгәннән соң барлыкка килүче көчле иммунитет күзәтелми. Аны табиблар стериль булмаган иммунитет дип атый. Шуңа да бер тапкыр әлеге мәкерле чир белән авырган кеше аны кабат йоктырырга мөмкин. Хәтта берничә тапкыр. Ә авыруны тиз йоктыручылар төркеменә салкын тидереп еш чирләүчеләр, бронхиаль астма, хроник бронхит, беренче һәм икенче тип шикәр диабеты белән авыручылар, диета тотам дип ач торучылар керә. Исерткеч эчемлекләр, наркотиклар, тәмәкечеләр, стресс халәтендә еш булучылар да риск төркеменә керә. 
Организмда туберкулез таякчыклары үзвакытында табылмаса, вакытында һәм дөрес дәваланмаса, алар үзгәрәләр. Нәтиҗәдә даруларга бирешмәүче популяция барлыкка килә. Мондый стадиягә җиткән авыруны дәвалау икътисадый яктан да, медицина ягыннан да берничә тапкырга күп чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә 14 яшьтән һәркем даими төстә профилактик флюорография үтәргә бурычлы. Бу чара туберкулезны гына түгел, башка авыруларны да башлангыч стадиясендә ачыкларга ярдәм итә. Шуны ассызыклап әйтәсем килә: вакытында ачыкланган туберкулез авыруын гына тулысынча дәвалап була. Тик бу авыру кешедән дә, аның якыннарыннан һәм табиблардан да зур түземлелек таләп итә.
Соңгы бер елда илдә күзәтелгән коронавирус инфекциясе аркасында күп төрле авырулар арткы планга күченгәндәй булды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда туберкулез авыруы белән бәйле статистика уңай якка үзгәргән, ягъни берникадәр кимегән. Ел саен җир шарында 6-8 млн кешедә туберкулез авыруы ачыклана. Авыруларның 1,5-2 млн кадәре вафат була. Ни аяныч, бу авыру Мөслим районын да читләтеп үтми. 2019 елда – ике, 2020 елда өч кешедә туберкулез булуы ачыкланды. Агымдагы ел башыннан ике авыру табылды. Шулай итеп бүгенге көндә бу чир белән актив авыручы җиде кеше дәвалануда, унөч кеше диспансер исәптә тора. Шуны искәртәсем килә: бер чирне дә үз белдегең белән дәвалап бетереп булмый. Бу туберкулез өчен дә искәрмә түгел. Аны кисәтү өчен вакытында флюорография узарга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә кирәк. Авыруны булдырмауда вакытында һәм дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, күңел тынычлыгы да зур роль уйный. Туберкулез авыруы турында “ак ромашка” көнендә генә түгел, һәрвакыт истә тотарга кирәк. 
Фәрит Шәңгәрәев, район үзәк хастаханәсе табиб-фтизиатры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев