Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак көнең карага әйләнсен!

Аның бөтен гомере шушы сорауларга җавап эзләп үтте.

Армия хезмәтен тутырып кайту белән ул Казан авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегенә документларын илтеп тапшырды. Мәктәптә яхшы укуымы, әллә кайткач дәреслекләр караштыруы файда бирдеме, имтиханнарны бик җиңел тапшырды. Беренче урнаштыру сессиясенә җыелгач, аның янына соры күзле, кап-кара чәчле кыз килеп утырды. Сүз алышканда аның Талия исемле икәнен белде. Чыкылдап мишәрчә сөйләшүче кыз белән кемнең кайсы районнан, кайсы бүлектә кайсы группада укыячагын сораштырган арада ниндидер аңлатып бирә алмаслык җепләр сузылды... Бер кочак контроль эшләр, дәреслекләр, методик әсбаплар төяп, алты айдан очршырга сүз куешып аерылыштылар... 
Беренче сессия вакыты җитүен түземсезлек белән көтеп алып, ашкынып барды ул Казанга. Беренчедән, бөтен эшләгән контроль эшләренә яхшы җавап килсә, икенчедән, соры күзле мишәр кызын күрәсе килеп изаланды... Аудиториягә килеп керүгә күзләре белән Талияне эзләп табып, аның янына барып утырды. Шуннан соң алар арасына беркем дә кереп утырырга базмады. Сессиядә лекцияләрне бергә тыңлыйлар, кирәк урыннарын конспектлап алалар. Алалар дигәч тә, Талия конспектлый. Сул кулының чәнти бармагы белән атсыз бармагын парлап, бер тотым тыңламас чәчен күтәреп куя да, яза да яза. Ә ул, өстәлгә башын салып, йотлыга-йотлыга кызны күзәтә. Баштарак Талия, аның карашын күтәрә алмыйча, ручкасы белән җиңелчә генә егетнең борынына суга торган иде. Тора-бара күнектеме – үзе дә ручкасын куеп, астан гына егетне күзли башлады. Ах, ул карашлар... 
Шулай итеп бер- бер артлы өч сессия үтеп тә китте. Озатышып та йөрмәделәр. Институтның икенче корпуслары урнашкан “ферма” дигән җирдән үзәккә кадәр бергә атлыйлар, юлда сөйләшеп туймыйлар иде. Бу ике йөрәкне чолгап алган уртак ялкын сүнәр, сүрелерлек кенә түгел... Егет әтисенә өйләнү теләге барлыгын сиздерде дә март аеның матур бер көнендә Мишәрстанга юл тотты... 
Талиянең кайда эшләгәнен белә иде. Каршына йөгереп чыккан кызга килүенең сәбәбен туп-туры әйтте һәм тәкъдим ясады. Кыз да, ике дә уйлап тормыйча, ризалыгын бирде. 
– Безнең авылга юл юк, буран басып киткән, әйдә әле абыйларга барыйк, – дип, сер сыя торган җиңгәсе янына алып китте. 
Җиңги тиешле кеше, авылга шалтыратып, әби буласы кешене телефонга чакырды. Кызлар хәлне аңлатканнан соң телефон егет кулына күчте. Ике сәгатькә якын сөйләшсәләр сөйләштеләр, иллә мәгәр әбидән кызны бирергә ризалыгын алды. Тик бабай буласы кеше күрше совхозга киткән, әби аннан сорауны шарт итеп куйды. Их, бармаган булсалар! Бардылар шул, күчтәнәчләр алып, шәһәрдән дүрт чакрымнар тирәсе булган совхозга җәяүләп кыз сорарга кузгалдылар. Сораштыра торгач белделәр, бабай буласы кеше, колхоз җитәкчелеге белән тавышка кереп, шушы совхозга эшкә урнашкан икән. Ике катлы йорттан бер бүлмә биргәннәр. Ишектән башта, җитәкләшеп, яшьләр керде. Исәнлек биргән тавышка астына – “Известия”, баш очына “Правда” подшивкасы салып яткан адәм башын күтәрде. Талиянең: 
– Әти, мине сорарга килгәннәр, кияүгә чыгарга рөхсәт бирәсеңме? – дигән соравына чәче башы тузган, күзләренә аек фикерләү сәләте иңмәгән атадан унтугыз яшьлек кыз өстенә иң шакшы сүзләр очты: 
– Нәрсә, үстеңмени, хәзер кирәкмени?
Гүя ике яшьнең өстенә пычрак су койдылар! Тагын ниләр ишетерләр иде, Талиянең абыйсы белән җиңгәсе, яшьләрне тиз генә коридорга тартып чыгарып, ишекне эчке яктан ябып куйдылар. Әтисенең пычрак сүзләреннән аңгыраеп калган Талия иңрәп егетнең күкрәгенә капланды... Ул аны ничек юатырга да белмәде, сүзләр таба алмады. Кызны кочып алып, башыннан сыйпады, тыңламас чәчләрен бармаклары белән аралады. Ниһаять, иңрәү әкрен генә – сыкрауга, сыкрау сулкылдауга күчте. Ул, Талиянең ике битен учларына алып, әкрен генә кызның маңгаеннан, чишмә булып аккан күз яшьләре юл салган бит очларыннан үбә башлады. Иреннәр үзләреннән-үзләре кушылдылар, аларга бүлмәдә нинди сөйләшү барганы да, алда нинди язмыш көтәсе дә мөһим түгел иде инде. Колакка өзек-төтек кергән сүзләргә караганда, бабай буласы кешене үрле-кырлы сикерткәннәре, бүлмәнең бишенче почмагын эзләткәннәре аңлашыла иде. Ишекне ачып яшьләрне чакырып керткәндә ул айныган, күзләрендә фикерләү сәләте чагыла иде. Бабай буласы кешедән шулай итеп сорады егет кызның кулын. Аннары авылга – Талияләргә юл тоттылар. Кыз – җиңгәсе, ә егет булачак кайнагасы куенында йокларга ятты. Бүгенге акылы белән уйлый: шунда ук мулла чакырып, никах укытасы да, алып кайтып кына китәсе иде бит кызны... Юк башына килмәде шул. Икенче көнне вәгъдәләр бирешеп аерылыштылар. 
Язгы көнгә ышанып, өстенә юка киенгән егет кайтканда салкын тидерде. Температурасы бик нык күтәрелеп, хастахәнәгә эләкте. Үпкәсенә салкын тигән иде, ике атна хастаханәдә ятты. Анда да газеталар өстендә яткан подшивка буе адәм – күз алдыннан, аның сүзләре колагыннан китмәде. Өйгә кайткач та әтисенә генә ачылды, булган хәлләрне түкми-чәчми сөйләп бирде. Аларның гаиләсе дә суфыйлар нәселеннән түгел, өйгә аракы кергәне бар-барын, әмма берсенең дә авызыннан андый пычрак сүз чыкканы булмады. Аның артыннан берсеннән-берсе матур булып тәгәрәп үскән кызларга да “өф” итеп кенә тордылар. Аңлады әтисе. Егет тә үзендә ул бәләкәй адәмгә “бабай” дип әйтерлек, аның белән туганлашып, бер өстәл артына утырылык көч таба алмасын аңлаган иде инде... Талияне алырга барасы көн җитсә дә, аяк атлап юлга кузгалмады. 
...Мәхәббәт сүзләре әйтешмәсәләр дә, авылда күз күреп йөргән кызы бар иде аның. Җәй уртасында шуңа өйләнеп тә куйды. Белмим, кай җиредер Талиягә тарткангамы, әллә сентябрь сессиясенә баргач аерыла алмаячакларын сиздеме – арттагы күперләрне яндырып бетерде, кире уйларга юл калдырмады. Каян белгәндер, туйның икенче көнне аңа Талиядән хат китереп тоттырдылар. Конвертны ачса, куш бит туп-тулы. Бер тында укып чыкты. Талиянең соңгы сүзләре миен көйдереп алды: “Иң ак көнең иң кара көнгә әйләнсен!” Укып чыкты да, хатны кире конвертка тыгып, шырпыдан ут үрләтте. Бетте янып хат. Ә күңелдәгесе калган икән... Сессиягә бару белән Талия аның янына үзе килде дә, “Кирәкми, дәшмә, мин барсын да аңладым”, – дип, аның аңлашу теләгенә йозак салып куйды. Аннан соң әле өч ел бергә укыдылар, бергә утырдылар, сөйләштеләр. Әмма теге көн турында да хат турында да ләм-мим... “Хатының әйбәтме соң?” Талиянең аның гаиләсе турындагы биргән бердәнбер соравы шул булды. 
Хәлил-Галиябану мәхәббәте булмаса да, хатыны белән әйбәт яшәделәр алар, авылда төпләнеп, берсеннән-берсе чибәр ике кыз үстерделәр, югары белем алганнарын көтеп тордылар да, икесен дә кияүгә биреп, әби-бабай булып та куйдылар. Талия дә, Яр Чаллыга урнашып, кияүгә чыкты, ике малай үстерде. Белде ул аның кайда эшләгәнен дә, ни хәлдә яшәгәнен дә. Яр Чаллыга барган саен янына керергә форсат эзләп кенә торды. Әмма күңел түренең иң яшерен почмагында “Язмыш аның кызларын Талиянең малайлары белән очраштырмаса ярар иде” дигән теләк сакланды да, гомер юлында очраган иң шатлыклы һәр көненең икенче көнен коты очып көтте. Ә кырынлык килсә, баш миен Талиянең каргыш теләге бораулады... “Иң ак көнең иң кара көнгә әйләнсен!” Һәм меңенче кат бер сорау сызып үтте: “Шушы микән? Әллә шушы микән?” 
Сабырхан Латыйпов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев