Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак халатлы фәрештә

Авырып киттем, балакаем, хәл белергә кил әле... Көн-таң атса шундый шалтыратулар көтә Розаны. Җил-буран дими, яңгыр дими, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамыйча, авылдашларына ярдәмгә ашыга ул.

Әле кайчан гына әнисе Валентина апа авылыбызның карап торган табибы иде. Нинди генә авырулар белән очрашырга туры килмәде аңа?! Күпме кешенең гомерен саклап калды, инде өлкән яшьтә булса да, аңа һаман киңәшкә киләләр. Валентина һәм Газизҗан Мирзаяновларның төпчекләре Роза тормышын медицина белән бәйләргә карар кылгач, әнисе, булдыра алыр микән, кешеләр ышанычын аклый алыр микән, дип борчылып та куйган иде.
Кечкенәдән әнисенең кешеләргә ярдәм итүен күреп үскән кыз, Минзәлә медицина көллиятен тәмамлап, кулына диплом алгач, туган якларына эшкә кайтты. Уку чорында тизрәк эш башлыйсы килсә дә, хезмәт юлының беренче чорында укыган елларын, курсташларын, укытучыларын сагынып йөдәде. Күрше Иске Сәет авылына йөреп эшләү дә бик җиңел булмады. Өстәвенә, төн җитсә, авырулар янына килеп алалар. Һәркайсына ярдәм итәргә тырышты кыз, икеләнгән вакытларында әнисеннән киңәш сорады. 
Авыл җирендә эшләүче фельдшерларны халык, яратып, “безнең табибәбез” дип йөртә. Роза да бу исем-дәрәҗәгә иреште. Берничә ел күрше авылда эшләгәннән соң, үз авылларына кайтып эшли башлады. Дәвалау-профилактика эшләре белән бергә бөтен документацияне тәртиптә тотарга кирәк. Балаларга прививкалар ясау, халыкны диспансерлаштыруга тарту – барысы да авыл фельдшеры җаваплылыгында. Аңа тагын профилактик лекцияләр уку, агитация-масса эшләре дә кушылып китә. Район үзәгеннән кирәкле дарулар алып кайту, сату эшләре дә аңа йөкләнгән. Кыскасы, тавык та чүпләп бетермәслек эшләр. Шулар арасында үз тормышыңны да көйләргә кирәк. Роза хәләле Марсель белән гаилә корып, бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Төп йортта – каенана, каената һәм карт әби. Ихатадагы, йорттагы эшләр дә чиктән ашкан бит әле. Өйдәгеләр дә, Розаны аңлап, аннан ярдәм сорап килгән кешене беркайчан да кире бормадылар. Авыл халкы бик ярата, хөрмәт итә аны. Чөнки беркайчан да ашык-пошык эшләми, авыруларның һәр соравына ашыкмыйча, төпле җавап бирә. Үз-үзен аямыйча, һәрчак ярдәмгә ашыга Роза. Спорт ярышларында катнашырга да вакыт тапты. Район медицина хезмәткәрләре командасы составында чыгыш ясап, бик күп медальләргә лаек булды. 
Медицина хезмәткәрләренә бервакытта да җиңел булмаган. Еллар узган саен төрле авырулар барлыкка килә: аллергия, грипп, вируслы авырулар. Алар белән көрәшергә кирәк. Көтелмәгән хәлләр дә чыгып кына тора. Бервакыт 14 яшьлек үсмерне бал корты күче чолгап ала. Роза тиз арада ярдәмгә ашыга. Үзен корт чагып бетерсә дә, балага беренче ярдәмне күрсәтә, кичекмәстән район хастаханәсенә озата. Шулай итеп, йөзләгән корт чаккан бала исән кала. Мондый очраклар аның хезмәт практикасында бик күп. 
Соңгы ел авыл фельдшерлары өчен аеруча катлаулы булды. Коронавирус авыруы авылларны да читләп үтмәде. Бик күп коллегалары кебек Роза Әмирова да, үзен аямыйча, авырулар янына йөрде. Киңәшләрен бирде, тынычландырды, табиблар билгеләгән уколларны вакытында ясап, бик күп авыруларга мәкерле чирне җиңәргә ярдәм итте.
Язмыш Розага зур сынаулар да әзерләгән икән. Түгәрәк тормышларына сөенеп, балалары өчен куанып гомер иткәндә бик яшьли Марселе бакыйлыкка күчте. Ялгыз канат калса да, кайгыларын эченә йотып, өендәге өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, кайткан-киткән туганнарын һәрвакыт якты йөз белән каршы алды, күчтәнәчләрен төяп озата торды. Карт әбиләре, каенана-каенатасы да бер-бер артлы гүр ияләре булдылар. Балалары да үсеп уку йортларына юл алды. Ялгызлык авырлыгын җиңү өчен үзешчән сәнгатьтә дә катнашып йөргәндә, үзе кебек сыңар канат калган Рәвис белән очраштыра язмыш. Алар гаилә корып, икесенә дүрт баланы олы тормыш юлына озаттылар, яңа өй салып керделәр. Бәхетләренә күзләр тимәсен, бергәләп корган дөньяларында озак еллар тигез яшәргә насыйп булсын. Авылыбыз халкының сәламәтлеге сагында торучы Розаның үзенә дә саулык, җаваплы эшендә уңышлар телибез.
Сәрия Мирзаянова. 
Тат. Бүләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X