Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ак Барс» һәм «Металлург» хоккей клублары уенчылар белән алышынды

Ике тапкыр Гагарин кубогы иясе, 24 яшьлек һөҗүмче Ярослав Косов Казанга күченә.


(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» һәм Магнитогорскиның «Металлург» хоккей клублары уенчылар белән алышынды. «Металлург» командасына һөҗүмче Андрей Чибисов күченсә, «Ак Барс» составын һөҗүмче Ярослав Косов тулыландырды. Бу хакта клубларның матбугат хезмәте җиткерде.

«Металлург» составында ике тапкыр Гагарин кубогын яулаган 24 яшьлек һөҗүмче Ярослав Косов «Ак Барс»та 18 нче сан астында чыгыш ясачак.

Андрей Чибисов бу сезонда «Ак Барс» өчен 6 матчта чыгыш ясап, 2 (1+1) очко җыйса, күпчелек уенны Югары хоккей лигасында «Барс» өчен уйнады: 14 матчта - 8 (5+3) очко.

Ярослав Косов исә Магнитогорск хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән уенчы. Үз карьерасында «Стальные Лисы» (Магнитогорск), «Южный Урал» (Орск), «Металлург» (Магнитогорск) командалары өчен чыгыш ясады, Россия яшьләр хоккей җыелмасы өчен уйнаганы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев