Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ак Барс» клубы 23 яшьлек сакчы белән килешү төзеде

Роман Манухов Казан командасында 26 нчы сан астында уйнаячак.


(«Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы 23 яшьлек сакчы Роман Манухов белән килешү төзеде. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде.

Моңа кадәр Ярославльнең «Локомотив» клубы данын яклаган уенчы Казан командасында 26 нчы сан астында чыгыш ясаячак.

Роман Манухов хоккейда беренче адымнарын Екатеринбургта ясый. Үз карьерасында «Авто» (Екатеринбург), «Локо» (Ярославль), «Рязань» (Рязань), «Металлург» (Новокузнецк), «Локомотив» (Ярославль) командалары өчен уйнаганы булды.

КХЛда ул барлыгы 104 матч уздырды һәм 27 (4+23) очко җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев