Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" хоккейчысы Олимпия уеннарында Канада җыелмасы данын яклаячак

Пхенчханда узачак Уеннарда катнашачак Канада хоккейчылары исемлеге игълан ителде.


( "Татар-информ", Фәрит Салихов). Канада хоккей җыелмасы 2018 елгы Олимпиадада катнашачак составны игълан итте. Команда составына Казанның "Ак Барс" клубы һөҗүмчесе, 31 яшьлек Роб Клинкхаммер да эләккән.

Гомумән алганда, Уеннарда Канада данын КХЛда чыгыш ясаучы 13 хоккейчы яклаячак. Алар арасына "Ак Барс"ның тагын бер уенчысы Джастин Азеведо кермәгән. Аның каравы узган сезонда Казан командасы данын яклаган, хәзер Швеция чемпионатында уйнаучы сакчы Стефан Эллиотны Уеннарда күреп булачак.

2018 елгы Олимпиада Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә 9-25 февральдә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама