Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында "Салават Юлаев" командасын отты

Җиңү китергән алканы Данис Зарипов кертте.


( "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында "Ак Барс" хоккейчылары Уфаның "Салават Юлаев" командасын отты.
Казан бозында узган матч "Ак Барс" файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде.

Исәпне беренче периодта "Ак Барс" ачты - уңышка Канада һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер иреште.

Кунаклар исәпне икенче периодта тигезли алды - күплектә уйнаудан Теему Хартикайнен оста файдаланды.

Икенче период төгәлләнергә санаулы секундлар калып барганда Данис Зарипов "Ак Барс"ны кабат алга чыгарды. Ахыр чиктә, Данисның бу сезонда керткән икенче алкасы "Ак Барс"ка җиңү китерде.

"Ак Барс" 42 матчтан соң 79 очко белән Көнчыгыш конференциядә лидерлыгын ныгытты.

Бу "Ак Барс"ның 2017 елда Казан бозында уздырган соңгы матчы иде. 20 декабрьдә "Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик" командасы белән очраша.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Салават Юлаев" (Уфа) - 2:1 (1:0, 1:1, 0:0).

1:0 Клинкхаммер (Манухов, Ткачев, 07:12)
1:1 Хартикайнен (Умарк, 26:17, күплектә)
2:1 Зарипов (Марков, Ландер, 39:55).

Капкачылар: Гарипов - Кареев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X