Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" хоккейчылары Түбән Новгородта "Торпедо" командасын отты

"Ак Барс" хоккейчылары Түбән Новгородта "Торпедо" командасын отты Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре читтәге уеннар сериясендәге беренче матчта үз капкасын "коры" калдырды, дип хәбәр итте татар-информ. Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Түбән Новгородта "Торпедо" командасын тар-мар итте - 5:0. "Ак Барс" 5 голның өчесен күплектә уйнаганда...

"Ак Барс" хоккейчылары Түбән Новгородта "Торпедо" командасын отты

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре читтәге уеннар сериясендәге беренче матчта үз капкасын "коры" калдырды, дип хәбәр итте татар-информ.

Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Түбән Новгородта "Торпедо" командасын тар-мар итте - 5:0. "Ак Барс" 5 голның өчесен күплектә уйнаганда кертте.

Казан командасы матчны беренче период башында ук ике мәртәбә күплектә уйнаганда гол кертүдән башлады. Уңышка Джастин Азеведо белән Василий Токранов иреште. Мондый башлангычны көтмәгән боз хуҗалары тиз арада капкачыны алмаштырырга булды.

Әмма Казан командасы икенче периодта исәп аермасын тагын да арттыра төште: Владимир Ткачев ике алка кертте - 4:0.

Ә өченче период төгәлләнергә санаулы минутлар калып барганда, Ткачев өченче тапкыр уңышка иреште.

Шунысы да игътибарга лаек: Эмиль Гарипов сезонда беренче мәртәбә үз капкасын "коры" калдыра алды.

11 октябрьдә "Ак Барс" Мәскәүдә "Динамо" командасы белән очраша.

КХЛ. Даими чемпионат. "Торпедо" (Түбән Новгород) - "Ак Барс" (Казан) - 0:5 (0:2, 0:2, 0:1).

0:1 Азеведо (Токранов, Ткачев, 06:22, күплектә)
0:2 Токранов (Ткачев, Галиев, 07:10, күплектә)
0:3 Ткачев (Галиев, 24:03, күплектә)
0:4 Ткачев (Клинкхаммер, 38:43)
0:5 Ткачёв (Галиев, Азеведо, 59:23)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев