Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" хоккейчылары СКА командасына оттырды

Казан хоккейчылары ил җыелмасының нигезен тәшкил иткән командага лаеклы каршылык күрсәтте.


( "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары бүген Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Санкт-Петербургның СКА командасы белән очрашты. Овертаймда кунаклар отты - 3:2.

Əлеге очрашуны хоккей җанатарлары түземсезлек белән көтте: КХЛның Көнбатыш һәм Көнчыгыш конференциясе лидерлары очрашканда башкача була да алмый. Бүгенге очрашу алдыннан СКА командасы 39 матчтан соң 105 очко тупласа, "Ак Барс" исәбендә 38 уенда тупланган 72 очко бар иде. Очколар арасында аерма зур булса да, иң мөһиме - командаларның үз конференцияләренең лидеры булуында.

"Ак Барс" хоккейчылары Санкт-Петербург клубына каршы уңышлы чыгыш ясый - КХЛ тарихындагы 24 матчның 13е «Ак Барс»ның өстенлеге белән төгәлләнгән. Соңгы өч сезондагы 5 очрашуда Казан командасы гына җиңеп килә, шуның соңгы өчесендә җиңүчене ачыклау өчен төп вакыт та җитмәгән. Бу сезонда, 15 октябрьдә Санкт-Петербургта узган уен, мәсәлән, «Ак Барс»ның овертаймда җиңүе белән төгәлләнде (3:2).

СКА хоккейчылары бүгенге матчка нәкъ менә шул уңышсыз серияне өзү максаты белән чыкты да инде. Һәм беренче периодның башында ук исәпне дә ача алды: гол авторы - НХЛдагы уңышсыз карьерасыннан соң кабат үз клубына әйләнеп кайткан Вадим Шипачев. Аның кайтуы СКАга файдага гына булды - һөҗүмче 8 уенда 13 очко тупларга өлгерде, ә керткән 6 алкасының өчесе Санкт-Петербург клубына җиңү китерде.

СКА икенче период уртасына исәп аермасын 2 алкага җиткерде: "Ак Барс" сакчысы Василий Токранов кунакларның һөҗүмчесе Сергей Плотниковка капкачы Эмиль Гарипов белән бергә-бер чыгарга "рөхсәт" бирде - тәҗрибәле һөҗүмче мөмкинлекне кулдан ычкындырмады - 0:2.

"Ак Барс"ның җавабы озак көттермәде -- Владимир Ткачев һәм Антон Ландер керткән алкалар уенны "яңадан башларга" сәбәпче булды - 2:2.

Сүз уңаеннан, якын көннәрдә Мәскәүдә традицион Беренче канал кубогы турниры уза: анда Россия җыелмасын һәм СКА командасын җитәкләгән баш тренер Олег Знарок СКА командасыннан 15 уенчы (!) чакырган. Шуңа да тамашачыларның "Ак Барс" бүген "ил җыелмасы"на каршы уйный, дигән сүзләрдә өлешчә хаклык та бар иде. Ə җыелмага чакыру алмаган (ил җыелмасында СКА уенчыларыннан тыш ЦСКА командасыннан 10 һәм тагын ике клубтан берәр хоккейчы да бар) Владимир Ткачевның алкасы бу урында урынлы гына булды кебек.

Өченче период уен язмышын хәл итмәде - бер команда да алка кертә алмады. Җиңүче овертаймда ачыкланды: җиңүгә СКА иреште - 3:2.

Сүз уңаеннан, "Ак Барс" капкачысы Эмиль Гарипов өчен бүгенге матч ил чемпионатындагы 200 нче, ә сакчы Андрей Марковның 300 нче уены булды.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - СКА (Санкт-Петербург) - 2:3 (0:1, 2:1, 0:0, 0:1)

0:1 Шипачев (Торесен, Ковальчук, 03:14)

0:2 Плотников (Белов, 29:13)

1:2 Ткачёв (Марков, 30:15, күплектә)

2:2 Ландер (Галиев, 33:42)

2:3 Херсли (Плотников, 63:42)

Капкачылар: Гарипов - Коскинен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев