Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә "Динамо" командасына оттырды

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Мәскәүдә "Динамо" командасына оттырды, дип хәбәр итә татар-информ. Җиңүчене ачыклау өчен төп вакыт кына түгел, өстәмә билгеләнгән 5 минут та җитмәде. Матч язмышы буллит сериясендә хәл ителде - 2:3. Матчның төп вакыты 2:2 исәбенә төгәлләнде. Шунысы игътибарга лаек: Эмиль Гарипов саклаган...

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Мәскәүдә "Динамо" командасына оттырды, дип хәбәр итә татар-информ.

Җиңүчене ачыклау өчен төп вакыт кына түгел, өстәмә билгеләнгән 5 минут та җитмәде. Матч язмышы буллит сериясендә хәл ителде - 2:3.

Матчның төп вакыты 2:2 исәбенә төгәлләнде. Шунысы игътибарга лаек: Эмиль Гарипов саклаган капкага ике алканы да "Ак Барс"ның элеккеге уенчысы, соңгы дүрт сезонда Казанда чыгыш ясаган һөҗүмче Михаил Варнаков кертте, ә казанлылар күплектә уйнаганда ике тапкыр җавап кайтара алды. Голның авторлары - сакчылар Василий Токранов белән Андрей Марков.

Буллит сериясендә җиңү китергән алканы кабат Михаил Варнаков кертте.

КХЛ. Даими чемпионат. "Динамо" (Мәскәү) - "Ак Барс" (Казан). 3:2 (1:0, 1:2, 0:0, 0:0, буллитлар - 2:1). Голлар: Варнаков (Хиетанен, Салминен, 19.37, күплектә), Токранов (Ткачев, 22.18, күплектә), Варнаков (Рылов, Кутейкин, 28.29), Марков (Секач, Яруллин, 36.52, күплектә), Варнаков (65.00, җиңү китергән буллит).

13 октябрьдә "Ак Барс" Ярославльдә "Локомотив" командасы белән очраша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев