Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ак Барс» хоккейчылары «Лада» командасы белән очраша

Бүгенге матч - көндәшләрнең ил чемпионатындагы 111 нче очрашуы. (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген - 22 сентябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы матчын уздыра - Тольяттида «Лада» командасы белән очраша. Бу сезонда «Ак Барс» үз бозында «Лада» хоккейчылары белән очрашырга өлгерде инде - 31 августта...

Бүгенге матч - көндәшләрнең ил чемпионатындагы 111 нче очрашуы.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген - 22 сентябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы матчын уздыра - Тольяттида «Лада» командасы белән очраша.

Бу сезонда «Ак Барс» үз бозында «Лада» хоккейчылары белән очрашырга өлгерде инде - 31 августта Казандагы матчта Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 5:2 исәбе белән уңышка иреште.

Ил чемпионатында көндәшләрнең үзара 110 тапкыр көч сынашканы бар: 50 матчта - «Ак Барс», 46 уенда - «Лада» уңышка ирешкән, ә 14 очрашуда җиңүче ачыкланмаган.

Бүгенге матч Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев