«Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Спартак» командасы белән уйный
Мәскәү командасын заманында «Ак Барс»та уйнаган Вадим Епанчинцев җитәкли. (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген - 12 сентябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Мәскәүнең «Спартак» командасы белән көч сынаша. Әлеге ике команданың ил чемпионатында үзара 55 мәртәбә очрашканы бар: 31 матчта - «Ак Барс»,...
Мәскәү командасын заманында «Ак Барс»та уйнаган Вадим Епанчинцев җитәкли.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген - 12 сентябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Мәскәүнең «Спартак» командасы белән көч сынаша.
Әлеге ике команданың ил чемпионатында үзара 55 мәртәбә очрашканы бар: 31 матчта - «Ак Барс», 22 уенда - «Спартак» хоккейчылары җиңүгә ирешкән. Моннан тыш 2 очрашуда җиңүче ачыкланмаган. Узган сезонда командалар үз бозларында җиңү яулады: Казандагы уен «Ак Барс» файдасына - 3:2 исәбенә төгәлләнсә, Мәскәүдә «Спартак» уңышка иреште (1:0).
«Спартак» соңгы елларда зур уңышлар белән мактана алмый. Соңгы тапкыр команда плей-оффта 2011 елда ук катнашкан инде. Узган сезонны, мәсәлән, «Спартак» 26 нчы урында төгәлләде.
Быелгы сезон алдыннан Мәскәү командасына баш тренер итеп 2003-2005 елларда «Ак Барс»та уйнаган Вадим Епанчинцев билгеләнде. 41 яшьлек остаз алдына команданы плей-оффка чыгару бурычы куелды. Әлегә 8 матчта 8 очко туплаган «Спартак» Көнбатыш конференциядә 10 нчы урында урнашты. Ә «Ак Барс» исәбендә 7 уенда тупланган 15 очко бар. Команда Көнчыгыш конференциядә 4 нче урында бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев