Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" хоккейчылары чираттагы җиңүен яулады

Казан командасы яңа сезонда әле бер очко да югалтмады. Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы җиңүен яулады - "Татнефть" боз сараенда Тольяттиның "Лада" командасын отты. Әлеге уен "Ак Барс" командасы файдасына 5:2 исәбенә төгәлләнде. Әлеге уенда "Ак Барс" капкасын 22 яшьлек Тимур Билялов саклады. Бу аның КХЛда уздырган беренче матчы...

Казан командасы яңа сезонда әле бер очко да югалтмады.

Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы җиңүен яулады - "Татнефть" боз сараенда Тольяттиның "Лада" командасын отты. Әлеге уен "Ак Барс" командасы файдасына 5:2 исәбенә төгәлләнде.

Әлеге уенда "Ак Барс" капкасын 22 яшьлек Тимур Билялов саклады. Бу аның КХЛда уздырган беренче матчы булды.

Шулай итеп, Казан клубы КХЛның яңа сезоны башындагы 4 уенда да җиңү яулады. "Ак Барс" - КХЛның бу сезонында барлык уеннарны да төп вакытта җиңү белән төгәлли алган, ягъни бер очо да югалтмаган, бердәнбер команда.

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре чираттагы уенны 2 сентябрьдә Казанда "Сочи" командасына каршы уздыра. Уен 17.00 сәгатьтә башлана.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Лада" (Тольятти). 5:2 (1:1, 2:1, 2:0).

0:1 Зернов (Бабенко, 00:59)

1:1 Марков (Ландер, Секач, 06:39, күплектә)

2:1 Попов (Глинкин, 26:54)

3:1 Глухов (Глинкин, Попов, 36:02)

3:2 Сотниекс (Соин, Костромитин, 38:28)

4:2 Чибисов (Галиев, 53:20)

5:2 Азеведо (59:59, буш капкага).

Капкачылар: Билялов - Лазушин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев