Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ак Барс» хоккейчылары бүген «Югра» командасы белән очраша

Узган сезонда Казан командасы Ханты-Манси клубына каршы уңышлы чыгыш ясады. (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген, 8 сентябрьдә, Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында читтә «Югра» командасы белән очраша. Ханты-Манси шәһәрендәге уен Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс» хоккейчылары соңгы вакытта «Югра»га каршы...

Узган сезонда Казан командасы Ханты-Манси клубына каршы уңышлы чыгыш ясады.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген, 8 сентябрьдә, Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында читтә «Югра» командасы белән очраша. Ханты-Манси шәһәрендәге уен Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.

«Ак Барс» хоккейчылары соңгы вакытта «Югра»га каршы уңышлы чыгыш ясый. Узган сезонда, мәсәлән, Казан командасы ике уенда да уңышка иреште: Ханты-Мансидагы уен - 6:3, ә Казан бозындагы матч 4:1 исәбе белән «Ак Барс» файдасына төгәлләнгән иде. Алай гына да түгел, Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында «Ак Барс» әлеге көндәшен 7 матч рәттән җиңеп килә. Ә гомуми очрашулар саны 21 матчны тәшкил итә: 13 уенда «Ак Барс» җиңү яулаган.

Бу сезонда «Ак Барс» 6 матчның дүртесен җиңү белән төгәлләсә, «Югра» исәбендә 7 уенда яуланган өч җиңү бар. Көнчыгыш конференциядә «Ак Барс» 12 очко белән - 4 нче, 8 очколы «Югра» - 12 нче баскычта урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев