Мөслим-информ

Муслюмовский район

Әбием сандыгыннан

Ак алъяпкыч челтәрле...

Алъяпкыч – уңган хуҗабикәнең генә түгел, булдыклы йорт хуҗасының да, хезмәт сөюче яшь буынның да киемендә аерылгысыз атрибут.

Фирма стилендә тегелгән логотиплы пешекче алъяпкычы, берничә кесәле чәчтараш алъяпкычы, ир-атларга хас ныклык, төгәллекне күрсәтүче балта остасы, тимерче, һөнәрче алъяпкычлары, совет чорында күпләр кигән, матур балачак, кабатланмас үсмер елларын сагындырып искә төшерүче ак һәм кара алъяпкычлар, хәтта милли киемебезнең бер элементына әверелгән чигүле алъяпкыч – һәммәбез күңелендә дә хезмәт матурлыгы белән бәйле матур хисләр генә тудырадыр.

Алъяпкыч – өй шартларында да, эш вакытында да ир-атлар да, хатын-кызлар да кия торган өс киеме. Аның төп вазыйфасы – киемне пычрак төшүдән саклау. Алъяпкычны Борынгы Мисырда дәүләткә хезмәт итүче ир-атлар кигән. XVII-XVIII гасырларда яшәгән бай французларның “табелье” дип аталучы алъяпкыч ябып йөрүләре дә тарихтан билгеле. 
Совет чорының без киеп күнеккән ак һәм кара алъяпкычлары 1948 елгы бердәм мәктәп формасы турындагы документ нигезендә гамәлгә керсә дә, баштарак байлар йортындагы хезмәтчеләр, асраулар, соңрак гимназисткаларның махсус киеме буларак хезмәт иткән. Россиядә, кызлар гимназияләрендә ак алъяпкычларны мәҗбүри кием буларак 1764 елда ук кия башлаганнар. 
Татарларда яшь киленнәрнең, җиткән кызларның киемендә иң матур һәм күзгә бәрелеп торган өлеш булган алъяпкыч. Казан татарларында ул яшь кияүләрнең дә көндәлек киеме булып саналган. Себер һәм Әстерхан татарлары алъяпкычны эш киеме буларак кигәннәр. Калфак кебек үк, кызлар алъяпкычны күлмәк төсенә, формасына яраклаштырырга тырышканнар. Тукыма төсе күлмәк төсенә контраст итеп сайланган. Шул рәвешле алъяпкыч күлмәкнең матурлыгын каплый алмаган. 
Баштарак алъяпкычлар күкрәкчәле итеп тегелгән. ХХ йөз башында билгә генә бәйләп куелучы күкрәкчәсез алъяпкычлар күренә башлый. Бу вакытта татар хатын-кызлары киндердән генә түгел, ситсы, сатин тукымадан тегелгән алъяпкычлар да кия башлыйлар. Итәк очын, күкрәк өлешен чигеп, челтәрләп эшләргә яратканнар.
Мөслим туган як музее хезмәткәрләре фикеренчә, безнең якларда эш өчен – кара, көндәлек тормышта чигүле ак алъяпкыч бәйләгәннәр. Аларда күбрәк тамбурлы чигеш өстенлек итә. Чигүләрдә җете төсләр кулланыла. Печән һәм урак вакытларында җиңсә кию гадәте дә булган. Яңа Усы мәктәбе музеенда 1960 елларга караган ике алъяпкыч саклана. Аларның берсе соры киндердән эшләнгән, итәге ефәк тукыма белән бөрмәләнеп, кырыйлары сары атлас тасма белән каймаланган. Алгы япмасына ике рәт кызыл буйлы тасма тегелгән, бәйләвечләре дә кызылдан. Икенче алъяпкыч кара фонда вак чәчәк төшерелгән штапель материалдан тегелгән. Итәк очына кулдан бәйләп челтәр беркетелгән. Керәшеннәрнең тукылган алъяпкыч үрнәкләрен “Усыкай буйлары” фольклор ансамбленең элеккке фотоларыннан да күрергә була.
Хәзер алъяпкычларның төрле формаларда тегелгәннәрен очратырга була. Төрешле, аркалы, култыклы, канатлы, тагын әллә ниндиләрен уңган хуҗабикәләр үзләре тегеп кия. Бизәү өчен дә нинди генә материал кулланылмый! Үзенә таман, буй-сынына килешле итеп тегелгән, зәвыклы итеп бизәлгән алъяпкычлар һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә киләчәктә дә булыр, яратып бәйләнер, яшь кызларыбызда пөхтәлек, уңганлык сыйфатлары тәрбияләүдә ярдәм итәр.


Г.Тукай исемендәге урта мәктәп укучылары

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама