Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгы буенча аерым режим кертелә

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе 15 апрельдән агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аерым режим кертү таләбен җиткерә.

Язгы кыр эшләре вакытында басу-кырларда салам һәм камыл яндыру, тиз кабынучан материаллар янында учак кабызу, ачык ут белән эшләү катгый тыела. Бу чорда авыл хуҗалыгы формированиеләрендә янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр билгеләү, инструктажлар үткәрү, янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин итү бурычы куела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев