Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Агромастер"ны Президент тәкъдим итте

17-18 апрель көннәрендә Башкортостан республикасының башкаласы Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре узды. Әлеге чара кысаларында ике республиканың эшче-инвесторлары катнашында бизнес-форум үткәрелде.

17-18 апрель көннәрендә Башкортостан республикасының башкаласы Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре узды. Әлеге чара кысаларында ике республиканың эшче-инвесторлары катнашында бизнес-форум үткәрелде. Форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Бизнес-форумда катнашучылар арасында “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов та бар. Форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы машина төзүче предприятиеләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. ”Агромастер” компаниясе күргәзмәдә “Агратор Диск” дисклы чәчү комплексын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка “Агромастер” җитештерү компаниясе хакында шәхсән үзе сөйләде, дип хәбәр итәләр “Агромастер” җитештерү компаниясеннән. Бүгенге көндә Башкортостан республикасында “Агромастер” компаниясе җитештергән авыл хуҗалыгы техникасы киң кулланыла. Компаниянең Башкортостандагы дилеры – “Техногарант” компаниясе. 2018 елда гына да компания күрше республикага 100 млн.сумга якын авыл хуҗалыгы техникасы озаткан.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X