Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Агромастер" яңа килешүләр төзи

Районыбызның "Агромастер" җитештерү компаниясе төрле бәйгеләрдә катнашуын дәвам итә. Июль аенда компания "Бөтенроссия басу көне-2017" күргәзмәсендә катнашты. Биредә компания 8 авыл хуҗалыгы техникасын тәкъдим итте, алар арсында ике "Т-360" тракторы да бар.

Очрашулар нәтиҗәле узды, "Агромастер" җитештергән авыл хуҗалыгы машиналарын күпләп алу буенча берничә килешү төзелде, дип хәбәр итәләр "Агромастер" җитештерү компаниясеннән. 26-27 июль көннәрендә Волгоград өлкәсендә узган күргәзмәдә дә компания үз продукциясен тәкъдим иткән. Биредә ике берәмлек "Тиллермастер" җир эшкәртү агрегаты күрсәтелде. Күргәзмәләрдә катнашу безгә бик файдалы һәм нәтиҗәле, чөнки күргәзмәләрдә катнашучылар "Агромастер" җитештерү компаниясе продукциясен бик кызыксынып карыйлар һәм ел дәвамында килешүләр төзү һәм агрегатларны сатып алу буенча мөраҗәгать итәләр, диләр компания җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев