"Агромастер" сатуга ярымприцеплар әзерләде
"Агромастер" җитештерү компаниясе авыл хуҗалыгы тармагында кулланылучы төрле программаларда актив катнаша.
Бүгенге көндә компания "Росагролизинг" акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләп килүче лизинг программасында катнашу өчен кузовы 6,7 метр тәшкил иткән "ISON 8520" ярымприцепларның чираттагы партиясен әзерләгән. Әлеге прицеплар авыл хуҗалыгы тармагында ашлык, силос, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм башка төрле продукция ташу өчен кулланылса, төзелеш өлкәсендә таралучан төзелеш материаллары ташу өчен файдаланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев