Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Агромастер” компаниясе белән танышу өчен Волгоград өлкәсеннән кунаклар килде

«Агромастер" җитештерү компаниясендә төрле очрашулар еш үтә. Бирегә төрле өлкәләрдән һәм төбәкләрдән делегацияләр килү дә - гадәти хәл. Компаниядә шундый очрашуларның чираттагысы узды. Бу көнне "Агромастер" компаниясе белән танышу өчен Волгоград өлкәсеннән авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары вәкилләре килде. Әлеге очрашу компаниянең Волгоград өлкәсендәге дилеры "Техноторг" җәмгыяте тарафыннан оештырылды. "Техноторг" җәмгыяте "Агромастер" җитештерү компаниясе белән тыгыз элемтәдә эшли, 2017 елда гына да Волгоград өлкәсенә 50 данә "Tillermaster" культиваторы озатылды. Компаниянең очрашулар залында кунакларга агрегатларның басуда эшләве чагылдырган видеороликлар күрсәтелде. Кунакларга компания цехлары буенча экскурсия оештырылды, тәкъдим итү мәйданчыгында компаниядә җитештерелгән агрегатлар һәм "Т-360" тракторы күрсәтелде. Волгоградлылар аеруча "Tillermaster" һәм "Т-360" тракторлары белән кызыксындылар. Алар "Tillermaster" культиваторларын алу өчен килешүләр төзеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X