Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Агромастер" җитештерү мәйданын киңәйтә

Җаваплылыгы чикләнгән "Агромастер" җитештерү компаниясе" җәмгыяте бу җәйдә үз территориясендә җитештерүне кинәйтү максатыннан гаять зур төзү эшләре алып бара.

24*90 метрлы өр-яңа цех сафка басып килә. Бу җыю һәм буяу цехы булачак. Аннан беразга гына кайтыш 12*24 метр размердагы бина киләчәктә газ белән кисү өчен яраклаштырыла. Яңа корылмалар салудан тыш, булган биналарда ремонт эшләре дә алып барыла. Территорияне төзекләндерү максатыннан бетон плитәләр җәелә, план нигезендә яшелләндерү дә каралган. Барлык корылмаларда иске электр үткәргечләре яңалары белән алыштырыла. Бу зшне башкару инде азагына якынлашкан. Металл склады реконструкцияләнә. Элек авыл хуҗалыгы техникасын җыю ачык һавада башкарылган булса, ремонттан соң җылытыла торган биналарда эшләнәчәк. Производство комбинатында хезмәт куючы һәр кешегә киенү-чишенү өчен махсус бүлмәләр, бәдрәф ясау да күздә тотыла.

Ике этажлы сәүдә комплексына да нигез салынган. Биредә җәмгыять җитештергән техникага кирәкле запас частьлар, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары сатылачак. Киләчәктә алгы як койманы үзгәртү дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев