Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агрофирма җитәкчелегенең эшчәнлеген дә тикшерү зарур

"Мөслим" агрофирмасында эшләүчеләргә 2014 елның август аеннан, 2015 елның январена кадәр эшләгән дәвергә хезмәт хакын түләмәү очрагы буенча Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Зәй районара тикшерү бүлегендә 383054 номерлы тикшерү эше кузгатылган.

Гражданнарның покуратурага юллаган мөрәҗәгатьләреннән күренгәнчә, быел февраль, март айларында да хезмәт хакын түләү буенча уңай якка үзгәрешләр юк. Шушы уңайдан, район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Фәнис Сәлимов тарафыннан районара тикшерү бүлегенә җинаять эшен тикшерү барышында "Мөслим" агрофирмасының яңа җитәкчелегенең эшчәнлеген дә тикшерү буенча таләп җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев