Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агрегатларга сорау зур

Язгы кыр эшләре якынлашкан саен “Агромастер” җитештерү компаниясендә европа стандартлары буенча эшләнгән авыл хуҗалыгы техникасына сорау арта бара.

Җитештерүчеләр 3 март көнне генә дә дүрт берәмлек техника озатканнар. Алым киңлеге 12,2 метр булган “Агратор” чәчү комплексын – Чиләбе өлкәсе, өч рәтле “Тиллермастер” культиваторларын Оренбург һәм Волгоград өлкәләре аграрийлары сатып алган. Алым киңлеге 6 метр булган “Комбимастер” дискокультиваторы республиканың районына озатылган. Аерым көннәрдә компаниядән унар берәмлек агрегат алып китәләр. Ел башыннан “Агромастер” җитештерү компаниясе Казахстанга, Новосибирск, Оренбург, Ростов, Нижегород өлкәләренә үз продукциясен саткан.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев