Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аграр көллияттә капиталь ремонт озакка сузылмас кебек

Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында төзекләндерү эшләре башланып китте. Татарстан республикасы хөкүмәте капиталь ремонт өчен 60 миллион 500 мең сум ярдәм бүлеп биргән.

Биредә Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре төзекләндерү эшләрен алып баралар. Ремонт эшләрендә 8 бригада составында 40 ка якын кеше эшли. Бинаның барлык тәрәзәләре алыштырыла, фасад өлешен җылылык саклаучы материал һәм керамогранит белән тышлау планлаштырыла. Электр, җылылык, канализация челтәрләре яңартылачак. Яңа ишекләр куелып, барлык кабинетлар һәм бүлмәләр дә ремонтланачак. Төзүчеләр эшне июль азагына тәмамларга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев