Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аграр көллият студенты Рамис Татарстан җыелмасы составына керде

Декабрь аенда башкаланың "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Яшь профессионаллар" (WorldSkillsRussia) чемпионаты үтте. "Эретеп ябыштыру технологияләре компетенциясе буенча узган бәйгене карарга ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация килде.

Энгель Фәттахов Татарстанның 2030 нчы елга кадәр үсеш стратегиясе кабул ителүен, анда югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелүен искәртеп: "Безнең төп бурыч - кеше потенциалын үстерү, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү", - дип билгеләп үтте. Министр чыгарылыш укучылары өчен бу чемпионатның һөнәри ориентация буларак әһәмиятен дә ассызыклады, эшче һөнәрләр буенча 2019 елгы халыкара чемпионатка әзерлек баруы турында белдерде. "Казанның мондый хокукка ия булуы - зур җиңү, без анда үзебезне, лаеклы рәвештә, күрсәтергә тиешбез. Чемпионатка әзерлек буенча "юл картасы" да бар", - дип белдерде ул. Шунысын да әйтергә кирәк: быел эшче һөнәрләр буенча Россия чемпионаты - Мәскәү өлкәсендә, 2018 елда исә Казанда үткәреләчәк.

Бүгенге көндә республикада 9 классны тәмамлаган укучыларның 53 проценты тирәсе махсус урта белем бирү учреждениеләренә юл тота, Татарстанда эшче һөнәрләргә өйрәтү буенча яхшы гына ресурс үзәкләре булдырыла башлады. Андый үзәкләрнең саны 20 гә җитеп килә.

Чемпионатта республиканың 20 көллиятеннән, Яшел Үзән машина төзү һәм информацион технологияләр институтыннан студентлар көч сынашты. Алар арасында Сарман аграр көллияте филиалының II курс студенты Рамис Ханов та катнашты. Һәм әйтергә кирәк, дүртенче урынны яулап, беренче унлыкка (алар нигездә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек эре шәһәрләрендәге көллиятләрдә укучылар) керде. Шулай итеп, Рамис республика җыелмасы составында "Яшь профессионаллар" (WorldSkillsRussia) чемпионатының региональ этабында да көч сынашачак.

Рамис аграр көллият филиалында эретеп ябыштыручы һәм механизатор һөнәрен үзләштерә. "Бик тырыш акыллы егет. Фән нигезләрен гел "5" ле билгеләренә генә үзләштерә. Безнең ныклы таянычыбыз да, горурлыгыбыз да ул", - ди аның турында производствога өйрәтү мастерлары. Рамис уйлап табучыларның "21 гасыр кулибиннары" бәйгеләрендә дә бик теләп катнаша һәм җиңүләр яулый. Үзе ясаган бәрәңге күмгеч белән узган ел икенче урынны алган ул. "Мондый бәйгеләрдә катнашу миңа һөнәри осталыгымны арттырырга ярдәм итә. Казанда үткән чемпионатта эретеп ябыштыруда кулланылучы күп төрле яңа җайланмалар күреп шаккаттым. Бу эшне роботның ничек зур төгәллек белән башкаруын да карадык", - ди Рамис. Киләчәген эшче һөнәр белән бәйләргә карар кылган егетебезгә алга таба да зур уңышлар һәм матур җиңүләр телибез!

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама