Реклама
Сарман аграр көллияте филиалы студентлары Илдар Дәүләтшин һәм Рамис Ханов Казанда үткән "WorldSkills" бөтендөнья эшче һөнәрләрләр арасында үткәрелүче бәйгедә катнаштылар. Илдар повар-кондитерлар компетенциясендә 15 команда арасында икенче урынны яулады.
Ә эретеп ябыштыручы компетенциясендә көч сынашкан Рамис өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды. Егетләрнең теләге - киләчәктә укуларын Казан аграр университетында дәвам итү.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз